Дөньядагы иң кечкенә мәчет – шәһәребез бизәге

Дөньядагы иң кечкенә мәчет – шәһәребез бизәге 16 Февраля 2011

Шәһәребезнең 39нчы мәхәлләсенә барырга туры килгәндә, әллә каян балкып күренеп торган курчак өе кадәр генә булган  башкалабыздагы Кол Шәриф мәчетенә охшатып төзелгән бинага игътибар итә идем. Тик нишләптер, аны гөрләп эшләп торучы мәчеттер дип уйламадым.

“Шәһри Чаллы” гәҗитенең 25нче август санында әлеге мәчет турында мәкалә укыгач, ә бер көнне үзем эшләгән 14нче санлы Балалар-яшүсмерләр үзәге китапханәсендә Сез оештырган “Минем мәхәлләм, минем мәчетем” бәйгесенең нигезләмәсе кулыма килеп кергәч, аның белән кызыксынуым  тагын да артты.

Юлымны шәһәребез китапханәләре буйлап дәвам иттем. Ләкин әлеге мәчет турында әллә-ни күп мәгълүмат җыя алмадым. Шәһәребез мәчетләре турында берничә ел элек “Чаллы мәчетләре” дигән китап басылып чыккан иде, ләкин анда әлеге мәчет турында – ләм-мим. Кызыксынуым кабат артты. Интернетка мөрәҗәгать иттем. Ни кызык: җөмһүриятебез, шәһәребез турында кертелгән материаллар арасыннан бернинди өстәмә мәгълүмат та таба алмадым. Ә шулай да материалга юлыктым: аны Воронеж шәһәре мөселманнары урнаштырган булып чыкты. Бүген мин әлеге мәчет турында язарга булдым.

Әлеге мәчетнең мәйданы бары ун квадрат метр, барлык биләмәсенең мәйданы 25 квадрат метр били. Аны шул ук бистәдәге җиденче йортта яшәүче  Мисбах Ибраһим улы Гыймалетдинов үз акчасына төзеткән, проектын  Чаллыдагы коммуналь  төзелеш идарәсенең баш архитекторы Басыйров эшләгән . Мәчеткә 2000 елда нигез салынган һәм 2003 елның 15нче октябрендә  ул тантаналы төстә ишекләрен ачкан.

Мәчет турында менә шуларны белгәч, улым белән Мисбах бабай һәм аның Изге йорты белән танышу өчен мәчеткә юнәлдек. Бик вакытлы килгән булып чыктык – Аллаһ йорты хуҗасы ишекләрне ачып ята иде. Ә сез мәчетнең эчен күрсәгез – күз явын алырлык:  200дән артык экспонат куелган монда! Алар матур рамнарга урнаштырылган, алтактада мәчетнең 1552 елда Явыз Иванга каршы көрәштә, 1941-45 елгы Бөек Ватан сугышында, Әфган, Чечняда шәһит киткәннәр истәлегенә һәйкәл итеп корылганлыгы турында язылган.

Мисбах хәзрәт сөйләгәннәрдән без шуны белдек: тумышы белән Нурлат районының Зирекле авылыннан икән. 1926 елның 10нчы мартында туган. Эшчән, сабыр, кыю, тәвәккәл егет булып үсеп җиткән, ләкин яшьлеген сугыш урлаган.

Туган авылында тыл хезмәтенең бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыган егетне 1944 елның февраль аенда фронтка алалар. Танкист вазифаларын үтәү белән бергә, җәяүләп дошман тылына разведкага, диверсия эшләренә дә еш йөрергә туры килә аңа.

Яшь солдатның күкрәгендә I һәм II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары,  III дәрәҗә Дан ордены, “Батырлык өчен” медале хасил була. Сугыш бетәргә ун көн кала Берлин өчен барган сугышларда танкларына снаряд тиеп, каты яралана, туган авылына  II группа инвалид булып 1946 елда гына кайта.  Хисапчы булып эшли, Казан педагогия институтын тәмамлап, пенсиягә чыкканчы мәгариф өлкәсендә хезмәт куя.  Каракүл авылы кызы Минсара белән гаилә корып, тату гаиләдә ике кыз, бер ул (балалары мәчет төзелешендә зур ярдәм күрсәтәләр) тәрбияләп үстерәләр.

1990 елда гаиләләре белән Чаллыга күченәләр. Монда да ул тик ятмый: шәһәр ветераннар советы рәисе, мәдрәсә ректоры булып эшли. “Шундый зур эшкә алыну теләге ничек туды соң?” – дигән сорауга Мисбах хәзрәт үз язмышыннан менә нәрсәләр сөйләде.

Чаллыга күченеп яхшы гына яшәп ятканда кисәк кенә күзләре күрмәскә әйләнә. Өй буйлап та тотынып кына өйри ала. Шул вакытларда ул Аллаһы Тәгаләгә: ”Күзләремне ачсанә, әгәр күрә башласам, бар гомеремне дин эшләренә багышлар идем,” – дип ялвара. Бүгенге көндә ул китапларны күзлексез укый. Хаҗга барырга дип гомере буе җыйган акчасын әлеге мәчет төзелешенә сала.

Мисбах бабайның әтисе Гыймалетдин улы Ибраһим тирә-якта дан тоткан мулла булган. Нәсел  шәҗәрәсе белән кызыксынам: “Ничә буынга кадәр беләсез?..”, янәсе.

Шулвакыт хәзрәт елмаеп җибәрде һәм өстәл тартмасыннан гасырлар аша сакланып калган, гарәп телендә каурый белән кулдан язылган китап тартып чыгарып, аның тарихын сөйли башлады.

Күп еллар элек авылдагы мәчет баскычында  төргәккә төрелгән яңа туган малай табалар. Бу хәлгә халык шакката. Авыл бае (үзенең уллары булмаган булырга тиеш) малайны үз гаиләсенә алып үстерергә була. Аңа Ходайбирде дип исем кушалар. Малай бик зиһенле, бик чибәр, акыллы булып үсә. Бай аны  белемле итәргә тырыша, Төркиядә укыта. Мисбах бабайның бабасы - Ходайбирденең оныгы икән. Әлеге китапны Ходайбирде үз куллары белән язган. Анда – Алтын Урда, Казан ханлыгы турында язылган икән.

Мәчеткә килгәндә, аның Казандагы Кол Шәриф мәчетенә  охшатып эшләнгәнен язган идем инде. Халык та аны яратып  “Кол Шәриф малае”, дип, ә аның хуҗасын “Батыр бабай” дип йөртәләр икән.

Без әлеге очрашудан зур тәэсирләр алып киттек. Шушы матур бинада намаз укып, күп еллар дәвамында Ходай Тәгалә кушканны үтәргә  насыйп булсын!

Яшь буынны тәрбияләүдә, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда мәчетләрнең, мәдрәсәләрнең роле бик зур. Курку белмәс шәһәрдәшебезгә Ходай озын гомер бирсен, сәламәтлектән аермасын. Күп еллар шулай милләтебезгә хезмәт итеп яшәргә насыйп булса иде.

 

Алия РӘХМӘТУЛЛИНА,

Динар РӘХМӘТУЛЛИН, 16 яшь 


Количество показов: 7462

Возврат к списку