: Продолжается прием заявок на участие в конкурсе "Таян Аллага"

: Продолжается прием заявок на участие в конкурсе "Таян Аллага" 8 Апреля 2019





Россия ислам институты  «Идел» журналы белән берлектә быелгы  «Таян Аллага» әдәби конкурсын ачык дип игълан итте.

Конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татар яшьләре арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла.

Исегезгә төшерәбез: конкурс өч этапта уза. 1 нче этап — әсәрләрне җыю 31 августта тәмамлана. 2 нче этапта — жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү  (1 сентябрь — 30 сентябрь 2019 ел), 3 нче этапта — конкурс нәтиҗәләрен игълан итү  (2019 елның октябре) була.

Конкурста 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша ала. Төп шарт – иҗади эш белән профессиональ шөгыльләнүче булмаулары.

Конкурс дүрт номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, публицистика.

Шуны ассызыклап үтү мөһим: 2010 елдан үткәрелә торган әлеге әдәби конкурсны Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде.

Конкурсның нигезләмәсе

Ислам порталы


Возврат к списку