Исламские новости

"Корбан ашы" милли һәм дини яшьләрне берләштерә. ФОТО 22 Ноября 2013

"Корбан ашы" милли һәм дини яшьләрне берләштерә. ФОТО

Иң күркәм мөселман бәйрәмнәренең берсе – Корбан ашын яшьләр белән бергә җыелып, бәйрәм табыны янында уздыру Бөтендөнья татар яшьләре форумы кертеп җибәргән матур бер гадәткә әверелеп бара. Бу елның 16 октябрендә яңа буын вәкилләре янәдән табын янына җыелышты. Бәйрәм ашы Казан милли-мәдәни үзәгендә үтте. Чараны оештыруга "Ихлас" мөселман яшьләре берлеге, Татарстан Диния назәрәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге дә зур өлеш кертте.


IMG_0711.JPG

Чарага бөтен республикадан 300гә якын кунак җыелды.

IMG_0648.JPG

IMG_0738.JPG

Бәйрәм сые корбанлык итеннән әзерләнде.


IMG_0789.JPG

Очрашуга килүчеләр арасында Татарстанның иҗтимагый оешмалары активистлары, Казан югары уку йортлары студентлары, шул исәптән ислам уку йортлары шәкертләре, Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, "Ихлас" мөселман яшьләре берлеге вәкилләре, Татарстан шәһәрләре һәм авылларыннан мәктәп укучылары да бар иде.


IMG_0608.JPG

IMG_0633.JPG

IMG_0582.JPG

IMG_0830.JPG

Бәйрәм чарасы вакытында кунаклар чакырылган имамнарның төпле вәгазьләрен тыңлады, яшьләр милли оешмаларының лидерлары белән танышты, оешмаларның төп максатларын белде, алардан теләкләр ишетте.


IMG_0690.JPG

IMG_0735.JPG

Моннан тыш, яшьләргә кызыклы мәдәни программа тәкъдим ителде – милли моңнар, мөнәҗәтләр танылган "Сорнай" ансамбле һәм башка сәләтле башкаручылар тарафыннан яңгыратылды.


IMG_0803.JPG

Узган елдагыча, яшьләр үзләренең Корбан чалу, Корбан бәйрәмен уздыру кагыйдәләренә кагылган өлкәдә ни дәрәҗәдә белемле булуларын та тикшерделәр. Викторина сорауларына дөрес җавап биргәннәргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

IMG_0540.JPG

Кунакка килгәннәр арасында иң яңа буын вәкилләре дә бар иде. 5-7 яшьлек сабыйларны сәхнәгә чакырып, алардан үз һөнәрләрен күрсәтүләрен үтенделәр.

IMG_0850.JPG

IMG_0852.JPG

Балалар шигырь сөйләп, табышмак әйтеп, дога укып күрсәтте. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Гөлназ Бәдретдин сүзләренә караганда, балалар белән эшләү бик зур әһәмияткә ия.


IMG_0839.JPG

"Яңа ел бәйрәмнәре уздырганда Кыш Бабайга шигырь сөйләп, балалар сәләтләрен күрсәтә, бүләкләр ала. Шулай итеп, сабыйлар күңелендә “Кыш бабай әйбәт, юмарт, киң күңелле” дигән уй кала. Ә нигә әле без мәселман бәйрәмнәре турында да балаларда шундый фикер тудыра алмыйбыз? Бу бик тә кирәкле эш, киләчәктә бу сабыйлардан ислам диненә яхшы карый торган, динебезне белә һәм хөрмәт итә торган яшьләр үсәр дип өметләнәбез", - ди Гөлназ.

 IMG_0895.JPG

IMG_0904.JPG

Форум рәисе Тәбриз Яруллин да бу чараның берничә максатка хезмәт итүен ассызыклый. Беренчедән, әлбәттә, ислам дине кагыйдәләренә туры китереп, мөселман яшьләрен корбан ашы белән сыйлау. Тагын бер максат – татар яшьләрен милләтебезнең рухи кыйммәтләре белән тагын да якыннанрак таныштыру, шул рәвешле гореф-гадәтләребезне саклап калу.

IMG_0771.JPG

"Без күнеккән инде, Казанда милли хәрәкәттәге һәм дини яшьләр һәрберсе аерымрак төркем булып хәрәкәт итә. Безнең теләк – аларны берникадәр якынайту, берләштерү. Чөнки милли хәрәкәтнең дә, ислам нигезендә оешкан яшьләрнең дә олы максатлары бер – милли-мәдәни үзенчәлегебезне саклап калу. Ислам дине – татар халыкның рухи тормышының аерылгысыз бер өлеше, һәм бу юнәлештә безнең максатлар уртак", - ди Тәбриз.


IMG_0949.JPG

Чараны оештыруда Бөтендөнья татар конгрессының роле бик зур булды. Әйтергә кирәк, чара бу бәйрәм ашы кысалаларында гына калмады. Казанның күп кенә мәчетләрендә гает көннәрендә мохтаҗларга корбан ите таратылды.


IMG_0600.JPG

Яшьләр өчен Корбан ашы беренче тапкыр 2012 елның 27 октябрендә узган иде. Ул бәйрәм табыны янына 500гә якын кеше – студентлар һәм мәктәп укучыларын, балалар йортында тәрбияләнүчеләрне, гарипләрне, районнардан балаларны җыйды. Узган елгы чара да шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы, "Ихлас" мөселман яшьләре оешмасы белән берлектә оештырылган иде.

Текст: Алия РАМАЗАНОВА

Фото: Аида СӘЙДӘШ


Исламский портал


Возврат к списку