Репрессиягә дучар булган меңгә якын дин әһелләре исемлеге арасында авылдашларыбыз да бар

Репрессиягә дучар булган меңгә якын дин әһелләре исемлеге арасында авылдашларыбыз да бар 22 Февраля 2011

Репрессиягә дучар булган меңгә якын дин әһелләре исемлеге арасында авылдашларыбыз да бар

Авылыбыз элек-электән дин тоткан. Якташыбыз Нурулла Гарифның Татарстан архив документлары буенча төзелгән “Борынгы Чаллы төбәге: үткәннәр кайтавазы” дигән китабында да моның турында әйтеп үтелгән.

Безнең авылда указлы муллалар 1820нче еллардан бирле эшлиләр. Авылда олы мәчет була. Мәдрәсәгә 50гә якын бала 28 малай һәм 22 кыз йөри. 1870нче елда авыл уртасына нарат агачыннан яңа мәчет төзелә. Бу мәчеттә мулла булып 30 елга якын Җиһангәрәй Салихов эшли, берүк вакытта мәдрәсәдә хатыны кызларны укыта.

Җиһангәрәй мулла бакчачылык һәм кыр эшләре белән дә шөгыльләнә. Тау башында аның алмагач бакчасы һәм бакча эшендә чишмә, ә чишмә суы күлгә җыела торган була. Хәзер бу урында чишмә генә ул вакыттагы хатирәләрне саклап тора. Алмагач урыннарында чокырлар гына калган.

1900нче елларда авылда икенче Җәмигъ мәчете төзелә. Анда мулла булып Мансуров Сабир билгеләнә.

1908нче елны беренче мәчеткә Җиһангәрәй мулла малае Котдус мулла Салихов билгеләнә. Беренче мәчет 1935нче елны ябыла һәм колхозлашу чорында манарасы киселә. Манара кисүчеләр үзебезнең авыл кешеләре Низамов Нәби, Җаббаров Габдулхак була. Аларга акча түләнгәнме, юкмы икәнен авылда беркем дә белми. Җаббаров Габдулхакның әнисе улының шундый эш эшләгәнлегенә түзә алмыйча, үзен-үзе чәнчи. Ләкин табиблар ярдәмендә ул үлмичә кала. Ә мәчет урынына клуб ясап куялар. Икенче мәчет 1930нчы елда яна.

Кол Шәриф мәчете музеендагы 1917-1940нчы елларда репрессиягә дучар булган республикабызның меңгә якын дин әһелләре исемлеге арасында авылдашларыбыз да бар. Алар 1886нчы елгы Котдус мулла Салихов; 1871нче елгы Сабир мулла Мансуров һәм Барый мулла Каримов.

1930нчы елдан алып 1991нче елга кадәр бабаларыбыз җомга намазларын өйләргә җыелып укыйлар. 

1991нче елда тирә-якта беренчеләрдән булып Күки авылындагы “Маяк” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе авылдашыбыз Гимаев Тәлгать Гаяз улы җитәкчелегендә, авылдашлар белән бергә матур, зур мәчет төзелде. Һәм айлы манара куелды. 2004нче елны аңа терәп мәдрәсә салынды.

Хәзерге көндә дин башлыкларыбыз Нотфуллин Госман һәм Исхаков Габдулла бабайлар, остабикә Исхакова Мәдинә әбиләр армый-талмый авылдашларга дини хезмәтләрен күрсәтәләр.

Әти-әниләренең дини булулары балаларына да күчә. Авылыбызда тормышын дин белән бәйләгән дин белгечләре дә бар.

Ибрагимов Нурислам абый 1965 нче елның 30 нчы гыйнварендә Күки авылында туа. 1972-1982нче елларда авыл мәктәбендә укый. 1982-1983нче елларда Казанда Мәрҗәни мәчетендә һәм Чистай шәһәренең үзәк мәчетендә башлангыч дини белем ала.  Шуннан соң ике ел армия хезмәтендә була. 1989-1993нче елларда Ташкенттагы «Әл-Бухари» исемле Ислам институтында югары дини белем ала. 1994нче елда Казанга кайтып «Ислам динен кабул итүгә 1100 ел» һәм «Мөхәммәдия» исемле мәдрәсәләрдә Коръән, гарәп теле һәм хәдис фәннәре буенча дәрес бирә.  

Нуруллин Равил абый 1957нче елның 5 нче июлендә Күки авылында туа. Гаиләдә 7 бала үсәләр. Җәйләрен әти-әниләренә ияреп көтү көтәләр. Авылда 8 ел белем алганнан соң Казанда һөнәр училищесында тимерчелек һөнәрен үзләштерә, кичке мәктәптә укып урта белем ала. Армия хезмәтеннән кайтканнан соң Яр Чаллы шәһәренә төзелешкә китә. Бер үк вакытта Казан инженер-төзү институтының Чаллы филиалында кичке бүлектә укый. Хәзерге вакытта Яр-Чаллы шәһәренең “Туфан” мәчете имам-хатыйбы булып эшли.

Мәчет өстендә көнгә биш вакыт намазга чакырып азан яңгырый. Бабайлар биш вакыт намазны да мәчеттә укыйлар. Мәдрәсәдә ел буе теләгәннәргә дин сабагы укытыла. 

Ә быел Рамазан аенда мәчетебездә бик күркәм бәйрәм булып узды. Авылдашларыбыз Вильданова Илһамия, Әлмөхәммәтова Нүрсинә, Фатхуллина Миннебанат, Мусина Гаҗилә, Мөхетдинова Алсу һәм Хамидуллина Илгизә апалар ахшам намазыннан соң мәдрәсәдә табын әзерләп Ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Бабайлар бик зур рәхмәтләрен әйттеләр. Рамазан аенда авыл урамнарыннан үтеп булмаслык пычрак көннәрдә бабайларга бу бик зур ихтирам һәм хөрмәт булды.

Мәчетләребез – Аллаһу Тәгалә йортлары. Аллаһ йортына игътибар бирдек икән, аңа мәхәббәт салдык икән, Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә дә безгә игътибарлы булыр, безгә мәхәббәт салыр. Аллаһу Тәгалә ишеткәннәребез белән гамәл кылырга насыйп итсен. Догаларыбыз кабул булса иде.

 Айсылу НАБИУЛЛИНА, 13 яшь

Балык Бистәсе районы Күки авылы

 


Количество показов: 6856

Возврат к списку