Мәчетләрне икмәк саклап калган

Мәчетләрне икмәк саклап калган 5 Марта 2011

Мәчетләрне икмәк саклап калган


Тал чыбыгыннан матур итеп үрелгән бишегемнән төшеп, беренче мәртәбә яланаяк йомшак, чык төшкән чирәмеңә баскан көнемнән алып гашыйк мин сиңа туган авылым! Сабый гына булсам да, туган ягымның саф, чиста һавасы беренче тапкыр күкрәгемә бәреп кергән көнне хәтерлим кебек.

Гашыйк мин сиңа, туган ягым! Миңа шундый күңелле балачак бүләк иткәнең өчен гашыйк! 

Әнидән качып тау башына менеп киттем. Еш кына “туган як ич”, “туган як булгач”, “үзебезнеке” дигән сүзләрне ишеткәнем бар иде. Нәрсә соң ул туган як? Сорауга җавапны мин тау башында таптым кебек. Тирә-якны күреп таң калдым: иксез-чиксез басулар офыкка кереп югала, ямь-яшел яшь наратлар, юл кебек, ерактан тезелеп китәләр, тау итәгендә тын гына инеш агып ята,  текә ярлары белән куркытып Шүрәле тавының наратлары җилдә серле шаулый... Күңелем әсәренеп, йөрәгемнән шатлык хисе бәреп чыкты, мин көлеп җибәрдем. Сөенечемнән бөтен дөньяга: “Нинди гүзәл минем туган ягым!”- дип кычкырып җибәрәсем килде. Хәзер инде үстем... Ләкин тау башына менсәм, сабый чактагы кебек үк тәгәрәп уйныйсы, бер рәхәтләнеп кычкырып җырлыйсым килә. Мин карашым белән авылны урап чыгам – шул ук басулар, шул ук мең яшәр наратлар, инеш, Шүрәле тавы. Барысы да шул ук, шул ук балачактагы җылы хис күңелгә бәреп керә, мин сөенечемнән көлеп, кычкырып җибәрәм: “Гашыйк   мин сиңа туган ягым!”

Әйе, димен мин, тау башыннан авылны күзәтеп, әби-бабаларыбыз авыл өчен урынны сайлый белгән: авыл дүрт яктан да биеклекләр һәм агачлар белән әйләндереп алынган; тын гына инеш агып ята; иксез-чиксез тигезлекләр... 

Авылымның үткәне турында бик күп белмәсәм дә, әби-бабаларым сөйләве буенча бик яхшы төшенәм – батыр йөрәкле, эшчән кешеләр күтәргән бу авылны. Әле дә булса элеккеге бай йортларының таш нигезләре кайбер йорт урыннарында сакланып калган. Гатаулла байның улы Гафиулланың нигезе, инде ничә дистә еллар үтсә дә, йорт булып тора. Байларның келәтләре, коелары, йорт нигезләре сакланган. Йон тетә торган машина, итек баса торган әртилләр дә булган элек. Авылым кешеләре җир эшкәртү, хайван асрау белән шөгыльләнгән. Менә нинди безнең тамырлар – нык һәм тыгыз.

Һәр чүлмәк ватыгы, һәр исән калган кирпеч кисәге гасырлар авазын саклый. Безнең борынгы бабаларыбыз ике мәчет төзегән, киләчәк белән багланышлар зур булган аларның. 

Кайсы як турында болай язып була икән диеп уйлыйсыздыр инде. Билгеле, һәрбер кешенең туган ягы үзе өчен бик якын, бик матур. Габдулла Тукай әйткәнчә, мин бит туган авылымдагы мәчетләр турында сөйләргә уйлаган идем, юлдан икенчегә таба кереп китеп барам бит. Ләкин туган авылның матурлыгын сөйләмичә, берничек тә мәчетләренә кереп китеп булмый торгандыр.

Минем туган авылым – Киров өлкәсенең Малмыж районы, Татар Конбашы. Туган авылым турында авылыбыздан чыккан шагыйрь Гафиулла Әсхадуллин болай дип язган:

 

Зур мактауларга лаеклы

Туган авылым Конбашы.

Синдә туып үскәннәргә

Син бит яшәү кояшы...

Айларыңнан нурлар чәчеп,

Тора ике мәчетең.

Киткәннәр эзләп кайталар

Синдә калган бәхетен.

 

Бу өзектә генә түгел, ә башка шигырьләрендә дә Гафиулла ага, бу мәчетләрне авылыбызның күрке итеп, бабаларыбыздан калган мирас итеп сурәтли.

Чынлыкта да, һәрбер татар авылына кергәч, күзләрне җәлеп итәрлек айлары белән күккә ашкан манаралары белән иң беренче күзгә ташланган әйбер, бу – мәчетләр. Мәчетне күргәннән соң җанга тынычлык иңә, бу авылның татар авылы икәнен беләсең һәм сине һәрвакыт анда ачык йөз белән каршы алачакларына ышанасың. Бу авылда картларга хөрмәт белән караганлыклары, авылдагы әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне саклаулары күренеп тора. 

Безнең авылыбыз икегә бүленгән: югары мәхәллә, түбән мәхәллә, шуңа күрә һәрберсендә дә берәр мәчетебез бар. Ике мәхәллә халкы да борын-борыннан дөнья һәм ахирәт гамәлләрен бергә алып барган һәм буыннан буынга динебез исламны мирас итеп калдыра барган. 

Динебезгә каршы иң әче җилләр искәндә дә, кара көчләргә бирешмәгән авылыбыз халкы, мәчетләребезне саклап кала алган. Көферлеккә төшмәгәннәр. Мин шушы авылыбызның күрке булган мәчетләребезнең кайчан, ничек барлыкка килгәнлеген беләсем килде. 

Хәзерге чорда югары мәхәлләнең таш мәчете урынында иң элек агач мәчет урнашкан булган. Ул 18нче йөзнең ахырында салынган. 1900нче елда Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен дип, Казан бае Әхмәтгали аның урынына  таш мәчетне салдырган. Бу изге эштә Йөрек бае Гыйззәтулла һәм авылдашыбыз Сәйфетдин байның да өлеше күп кергән. Мин үземнең бабаемнан кызыксынып сорадым: “Ни өчен Казан бае безнең авылган мәчет салдырган?” Һәм шуннан бабаем болай диде: “Әгәр дә кешегә яхшылык эшлисең килсә, аның кемгә, яки кайда эшләнүе мөхим түгел”.

Бу мәчетне төзегәндә күп кешеләрнең өлеше кергән. Аны салучылар Яңа Смәилдән килгән осталар булган. Төзелештә кирәк-яраклар белән авылдашларыбыз тәэмин иткән. Сүтеп алган агач мәчетнең бурасын түбән оч мәхәлләсенә янәдән җыеп, торгызып куйганнар. Ләкин кызганычка каршы берникадәр вакыттан анда янгын чыгып, мәчет янып бетә.Әбием сөйләвеннән  шуны белдем: авыл халкы шушы янгынны елый-елый сүндергән. Берничә ел үткәннән соң авыл халкы яңадан түбән оч мәхәлләсендә кабат мәчетне торгызырга кирәклеге турында уйлый башлыйлар. 1920-25нче елларда авылда яшәүче ир-атлар үзләренең атлары белән мәчет салырга дип агачлар ташый башлыйлар, бураны күтәреп куялар. Барлык кешенең көче белән яңа мәчет торгызыла. Һәм ул хәзерге чорга кадәр түбән мәхәлләнең мәчете булып хезмәт итә. 

Мәктәп музеендагы газеталарны укыганнан соң мин авылыбыздагы беренче имам турында да белдем. Авылыбызда югары мәхәлләдә дини эшләр белән җитәкчелек иткән, имам вазифасын үтәгән һәм бүген безгә мәгълүм булган имамнарыбыз кем булганмы? Менә алар: Җамалетдин Ильяс һәм Җәләлетдин Мөбәрәкша. Болар указлы муллалар һәм шушы муллалык нәселдән нәселгә күчеп калган.

Репрессиягә дучар булып, Мөбәрәкша мулланың гомере төрмәдә өзелә. Төрмәдә дә намаз укуын һәм башка гыйбадәтләрен калдырмый. Аны иптәшләре хәлләреннән килгән кадәр хөрмәтләп-зурлап мөселманча җирләгәннәр дигән хәбәр килгән  авылга.

Мөбәрәкша мулладан соң имам вазифаларын бүгенге көнгә кадәр менә шушы изге күңелле авылдашларыбыз башкарган: Гаптерәүф ага, Гыйльман ага, Хәбибулла ага, Заһидулла ага, Насретдин ага, Гафиулла ага һәм дә инде Гомәр ага. Бүгенге көндә бу изге эшне Рубин ага башкара.

Совет власте урнашкан чорда, 1930-40нчы елларда, дин белән дәүләт бергә кушылмас ике зур төшенчә иде. Югар постларда хезмәт итүче кешеләр мәчетләргә йөрүне, анда укуны тыйганнар, хәтта мәчетләрне юк итү башланган. Татарстанның үзендә дә күп авылларда мәчетләр юк ителгән. Безнең авылыбызга да андый кара көчләр килгәннәр. Мәчетләрне юк итәргә кирәклеген белдереп халыкны куркуга салып киткәннәр. Авылым халкы бердәм булып аларны авылга да кертмәгәннәр. 

Шундый бер чорда авылыбызның ике мәчетендә дә җыеп алынган игенне саклаганнар. Мәчетләрне юк итәргә дигән карарны тормышка ашырырга килгәндә аларга ашлык салынган мәчет биналарын күрсәткәннәр. Тикшерүчеләр бертавыштан булган авыл халкына ышанырга мәҗбүр булганнар һәм башка килеп йөрмәгәннәр. 

Шулай итеп иң авыр елларда да авылым халкы  иң изге урыныбыз – мәчетне күз карасы кебек саклаганнар. Шунсын әйтергә кирәк, бөтен өлкәдә бары тик биш кенә мәчет исән килеш калган, шуларның икесе безнең авылда. Күп кенә каршылыкларны җиңеп авыл халкы мәчеткә баруын дәвам иткән. Ураза чорларында мәчеткә малайлар да йөргәннәр. Ә абыстайлар өлкән буыннарны иң яшь кызлар белән бергә өйләргә җыйганнар. Вәгазләр тыңлаганнар, коръәннәр укыганнар. Хәтта тормыш корып җибәрү дә гореф-гадәтләр буенча барган.

Шулай итеп безнең авылыбыз татар халкының барлык гореф-гадәтләрен үтәп, тормыш итә биргән. Ләкин бу чорларда дә әле авылларда коткы таратучылар һәм югарыдан килгән “кунаклар” еш булгалаган. Алар гел халыкны дингә каршы котыртып торганнар, диннән ваз кичәргә, мәчетләрне юк итәргә өндәгәннәр. 

Шундыйларның берсенә Рубин ага (әле ул чорда Рубин ага бик яшь булган) торып, халыкның бу эшкә бармаячагы турында яхшы гына чыгыш ясаган. Ә 1985-90елларда дәүләт динне хуплап чыккан. Бу чорда мәчеттә иман булып Гомәр ага хезмәт иткән. Авыл картлары җыелып, халыкны мәчеткә йөрергә, намазлар укырга һәм Аллахы Тәгаләгә табынырга чакырганнар. Шушы чакырулардан соң күп кенә кешеләр мәчеткә йөри башлаганнар. Хатын-кызлар да читтә калмаганнар. Алар да намаз укырга өйрәнгәннәр. Үзләре белгән догаларны балаларына, оныкларына да өйрәткәннәр. Чөнки ислам бары тик яхшы гадәтләргә генә өйрәткән: ялганны сөйләмәскә, кеше әйберен алмаска, кеше белән яхшы мөгаммәләдә булырга, тавышны күтәрмәскә, кечеләрне һәм олыларны рәнҗетмәскә һәм кыерсытмаска.

Еллар үткән саен мәчетне авылым картлары яңартып торалар: әле түбәсен калай белән ябалар, әле агарталар, әле укыр өчен парталар юнәлтәләр. 

Хәзерге чорда да авылыбызда ике зур мәчет эшләп килә. Югары мәхәлләдә урнашкан мәчеттә балалар дин сабагы өйрәнәләр, гарәпчә язалар, укыйлар. Өйрәнгәннәре белән районыбызда үткәрелә торган дини бәйрәмнәрдә катнашалар. Елдан-ел мәчеткә укырга йөрүче балалар артканнан арта бара. Бу авыл халкын бик сөендерә генә. Безнең ислам дине балалары икәнебезне белдереп, ике мәчетнең ае еракларга нурларын чәчеп торалар. Шуның өчен без олы буын кешеләрен хөрмәтләргә, аларның гореф гадәтләрен саклап еллар авазыннан үзебезнең балаларыбызга тапшырырга тиешбез. 

Туган авылым, минем мәхәлләм, авылым мәчетләре, туган туфрагым! Гашыйк мин сиңа, туган ягым! Һәм рәхмәтле. Әти - әни, мине бу авылда тудырганың, дуслар биргәнең, миңа бәхетле тормыш бүләк иткәнең өчен  рәхмәтле. Мин үземнең туган авылым һәм руслар арасында яшәп тә татарлыгыбызны югалтмыйча хәзерге көнгә чаклы чын татар булып калуыбыз белән горурланам.

                                                                           Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА,      

                                Киров өлкәсе, Малмыж районы, Татар Конбашы авылы

 


 


Количество показов: 6687

Возврат к списку