21 октября: Вечер памяти композитора Фасиля Ахметова

26.09.2015

Фасилнең сихри көеннән

Җаннар җылына.

Татар моңын күтәрде ул

Аккош юлына, – дип язган аның турында Илдар Юзеев. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе күренекле композитор Фасил Әхмәтовның 80 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсенә чакыра!

Чарада Рафаэль Сәхәбиев, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Хәлим Җәләй кебек композиторның иҗатташлары, туганнары, консерваториянең фольклор ансабле, укытучылары катнаша. Эльмир Низамов, Гүзәл Җиһаншина, Базарбай Бикчәнтәев, Руслан Әбдрәфыйков, Айгөл Гардисламова һәм консерватория студентлары Фасил Әхмәтов әсәрләрен башкарачак.

21 октябрь, 18.00. Керү бушлай.

Калеб афиша (452x640).jpg

______________________

Фасил Әхмәт улы Әхмәтов 1935 елның 23 маенда Татарстанның Кукмара районы Салтык-Ерыклы авылында туа. Аның балачак һәм үсмер вакыты авыр сугыш һәм аннан соңгы мохтаҗлык елларына туры килә. Музыкага булган сәләтне үстерү өчен җирлек тә, шартлар да юк кебек... Ләкин әтисенең кечкенә генә тальян гармуны Фасилне зур юлга алып чыгып китә. 1952 елда ул Казан музыка училищесының халык уен кораллары бүлегендә укый башлый. Бер үк вакытта теория һәм композиция классында белем ала. Казан дәүләт консерваториясендә укуын композиция буенча дәвам итә. Фасил Әхмәтовның халык арасында таныла башлавы да нәкъ консерваториядә укыган елларына туры килә. 1950 еллар ахырында бер-бер артлы радио-телевидениедән аның җыр һәм романслары яңгырый башлый. Студентлык чорында язылган фортепьяно өчен сонатинасы исә белгечләр тарафыннан татар музыкасында яңалык итеп билгеләнә. Аеруча композиторның беренче кыллы квартеты шөһрәт казана. Бу әсәр, мәшһүр А. Бородин исемендәге кыллы квартет репертуарына кереп, дөньяны әйләнеп чыга. Консерваторияне тәмамлагач, композитор Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә өлкән редактор булып эшли башлый. Соңрак укуын аспирантурада дәвам итә, параллель рәвештә консерваториядә дәресләр алып бара. 1975 елда Фасил Әхмәтовны Татарстан китап нәшриятына музыкаль мөхәррир итеп чакыралар. Шул елны «Фәрит Яруллин истәлегенә» багышланган симфоник поэмасы өчен ул, Россиядә беренчеләрдән булып, Михаил Глинка исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Әлеге уңыш аны яңа әсәрләр язарга этәрә. Бер-бер артлы «Адажио», «Казан симфониясе», «Фортепьяно һәм симфоник оркестр өчен концерт» кебек күләмле, катлаулы әсәрләр дөньяга килә. Бу елларда композитор театр белән дә мавыга, дистәләгән спектакльләр өчен музыка иҗат итә. 1988 елда Фасил Әхмәтов соңгы еллардагы әсәрләре, “Казан симфониясе” һәм «Мин гармун булсам иде» исемле җырлар җыентыгы өчен Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Татар музыка сәнгатен үстерүдәге зур хезмәтләрен искә алып, соңрак композиторга Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр дә бирелә.

Исламский портал


Возврат к списку


Новые сообщения

Господин Познер заявил о том, что «татарское иго» изолировало Россию от Европы. И, видимо, этот факт ...
Сегодня, 21 февраля, Международный день родного языка. Поздравляю с всех те, кто ценит язык матери и ...

Последние комментарии

Популярные блогиВ блоге пока нет сообщений