30 декабря: Круглый стол "Ислам в татарской прессе: вчера, сегодня, завтра"

30.12.2013

«Татар матбугатында ислам дине темасы: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» дигән темага багышланган «түгәрәк өстәл»гә җыелышучылар татар журналистикасының бүгенге торышы хакында фикер алышачак. Җыенда Россия Ислам Университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, аспирантлар һәм журналистлар катнашачак.

1990еллардан соң демократия шаукымы татар матбугатына җитди үзгәрешләр кертүгә йогынты ясады. Ул вакытта җанланган дини тема бүген башка югарылыкка күтәрелде. Бу соңгы вакытта Татарстанда һәм Россиядә булган вакыйгаларга да бәйле. Һәм татар матбугатында барган тенденцияләрне өйрәнүгә җирлек һаман тау тора.

Җыелган белгечләр ислам диненең ничек тасвирлануы хакында сүз алып барачак. Шул исәптән, массакүләм мәгълүмат чараларында дин темасын яктыртуда булган проблемалар, кадрлар мәсьәләсе, татар телле дини матбугатның торышы турында да фикер алышу каралган.

«Татар матбугатында ислам дине темасы» исемле «түгәрәк өстәл» Россия ислам университеты бинасында, сәгать 10.00да башланачак. Оештыручы: РИУ һәм islam-portal.ru порталы.


Возврат к списку


Новые сообщения

Господин Познер заявил о том, что «татарское иго» изолировало Россию от Европы. И, видимо, этот факт ...
Сегодня, 21 февраля, Международный день родного языка. Поздравляю с всех те, кто ценит язык матери и ...

Последние комментарии

Популярные блогиВ блоге пока нет сообщений