13 октябрь: Бишбалта бистәсе зиратында өмә

09.10.2013

13нче октябрьдә Бөтендөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге Бишбалта бистәсендәге татар зиратында өмә оештыра. Шул рәвешле яшьләр зиратка җәоештыра. Шул рәвешле яшьләр зиратка җәмәгатьчелекнең һәм дәүләт оешмаларының игътибарын җәлеп итәргә ниятли.

Тиздән Бишбалта бистәсен төзекләндерү башланачак. Зиратның ташландык хәлдә калуын яки аның өcтенә кибет яки кафе салынуын булдырмаска иде. Зираттан чүпне чыгарырга, ауган кабер ташларын урынына утыртырга, “Чүпләмәскә! Тарихи ядкарь” дигән такта да беркетергә җыенабыз”, – ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин.

Бишбалта бистәсендәге татар зираты Казанның иң борынгы зиратларының берсе. Аның Казан ханлыгы чорында ук барлыкка килгәнлеге мәгълүм. Зираттагы каберләрнең соңгылары революциягә кадәрге чорга карый.

Өмәдә теләгән һәркем катнаша ала. 13нче октябрь көнне 9.00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы бинасы яныннан Бишбалта бистәсенә махсус автобус китәчәк, дип хәбәр итә Ватаным Татарстан.


Возврат к списку


Новые сообщения

Господин Познер заявил о том, что «татарское иго» изолировало Россию от Европы. И, видимо, этот факт ...
Сегодня, 21 февраля, Международный день родного языка. Поздравляю с всех те, кто ценит язык матери и ...

Последние комментарии

Популярные блогиВ блоге пока нет сообщений