26 апрелендә алтынчы тапкыр узучы “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең гала-концерты булачак

20.04.2011

2011 елның 26 апрелендә алтынчы тапкыр узучы “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең гала-концерты булачак.

Быел акция берничә чарадан тора: ТР мәктәп, урта һәм югары уку йортлары арасындагы бәйге, “Интернет татарча сөйләшә!”, автохәрәкәт, “Татар-дозор” маҗара уены һәм Бауман урамындагы концерт.

“Интернет татарча сөйләшә!” акциясе 20-26 апрельдә узачак һәм ул дөнья челтәре белән актив кулланучылар тарафыннан оештырыла. Акциянең максаты – кулланучылар арасында Интернетта татарча аралашуны популярлаштыру. Киләчәкне Интернетсыз күзаллап булмый, без татарларны аралашуның яңа ысулларын үзләштерү белән беррәттән туган телне дә онытмаска өндибез. 20-26 апрельдә һәрбер кеше акциягә кушыла ала, Интернетта татарча язарга, аралашырга чакырабыз.

“Мин татарча сөйләшәм!” автохәрәкәте 25 апрельдә узачак, акциянең рәсми логотиплары төшерелгән байраклар белән бизәлгән машиналар колоннасы Казан урамнары буйлап үтәчәк. Автохәрәкәт – яшьләрнең татар телен саклау инициативасын хуплавының күрсәткече.

23 апрель (шимбә) “Татар-дозор” маҗара уенында 6-10 кешелек берничә команда катнашачак. Ике сәгать эчендә алар берничә биремне үтәргә тиеш булачак. Иң яхшы командаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. “Татар-дозор”да җиңүчеләр акциянең төп өлешендә игълан ителәчәк.

Ул, гадәттәгечә, 26 апрельдә, Габдулла Тукай туган көнендә узачак. Университетская һәм Бауман урамнары киселешкән урында 15.00 сәгатьтә яңа агым музыкасы вәкилләре, яшь шагыйрьләр чыгыш ясаячак, төрле бәйгеләр оештырылачак, “Синең беренче 150 татар сүзең” сүзлекләре, акция логотиплары төшерелгән футболкалар, түштамгалар тарату һ.б. булачак.

Акциягә эре сәүдә челтәрләре, җитештерүчеләр, халыкка хезмәт күрсәтүчеләр дә җәлеп ителде. Акцияне оештыручылар тарафыннан Татарстан республикасының ике дәүләт телендә бертигез мәгълүмат бирүчеләр арасында рейтинг төзелә. Татар теле, мәдәнияте киләчәгенә битараф булмачыларның барсын да акция чараларында актив катнашырга чакырабыз. Бары тик үз көчебез белән генә туган телебезне саклап кала алабыз, милләтебезнең бүгенге торышы гына түгел, аның киләчәге дә безгә бәйле.

Кыскасы: “Без татарча сөйләшәбез!”

Акция турында белешмә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен оештыручылар – "YZЕБЕZ" яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләренең Форумы. Акциягә теләктәшлек белдерүчеләр – ТР Министрлар кабинеты, Казан мэриясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы. Мәгълүмати партнерлар • “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы; "Яңа Гасыр" (91,5 FM), "Курай",  «Азатлык», «Радио на Баумана», Qazan-radiosi.ru;  "Ялкын" журналы, “Матбугат.ру” татар матбугаты дайджесты, «eTatar.ru» татар эшлекле газетасы, «Islam-portal.ru» мәгълүмати сайты, Tatartime.com, «Молодежь Татарстана», «Ирек мәйданы», “Ватаным Татарстан”, “Безнең гәҗит” һ.б. 

Быел акцияне оештыруда шулай ук "Генерирующая компания" ААҖе ярдәм күрсәтә.

"Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциянең төп максатлары – шәһәр мохитендә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү, шәһәрдә яңа татар мәдәниятын формалаштыру эшендә ярдәм итү.

Беренче тапкыр акция 2006 елда “YZЕБЕZ” яңа буын хәрәкәте инициативасы белән уздырылды. “YZЕБЕZ” хәрәкәте яшь татар галимнәре, иҗади яшьләр тарафыннан оешты.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе татар телен популярлаштыруның иң үзенчәлекле һәм халыкта зур кызыксыну уяткан чараларның берсе. Әлегә ул бердәнбер гражданлык инициативасы күрсәткече булып тора.

Элемтә өчен:

Римма / tatlikay@yandex.ru / +79375209914

Алсу / alsu.hayat@gmail.com / 2-491-431

Тәбриз / yantex@gmail.com / +79276752248

Раил / railumutbaev@gmail.com / +79083327108


Возврат к списку


Новые сообщения

Господин Познер заявил о том, что «татарское иго» изолировало Россию от Европы. И, видимо, этот факт ...
Сегодня, 21 февраля, Международный день родного языка. Поздравляю с всех те, кто ценит язык матери и ...

Последние комментарии

Популярные блогиВ блоге пока нет сообщений