08.08.2010 Әгүүзү билләәһи минәшшәйтанирраҗиийм. Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗемәгииин. Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ.

Аллаһның рәхмәте белән, «тән» дигән киемгә киенеп, тагын бер җан имтихан өчен дөньяга килде. Дөньяда тагын бер кеше пәйда булды. Ни өчен килде ул? Кайдан килде, кире кая китәчәк? Без «матур» дип сокланып, ләззәтләре артыннан куа торган, яшәп туеп булмый торган шушы якты дөньяга килгәч, нигә көлеп җибәрмәде, ә елады?

Бала дөньяга килү белән шайтанны күрә. Аның елавы — әти-әнисенә һәм барча кешеләргә мөрәҗәгате. Бала нинди дөньяга һәм ни өчен килүен сизә. Шуңа күрә, «Газиз әти-әнием, кешеләр, зинһар өчен, сез мине менә бу күңелсез зат карамагында калдырмагыз, туры юлны табарга ярдәм итегез», — дип бөтен кешелек дөньясына мөрәҗәгать итә.

Бәби туды. Өйдә гаиләгә яңа ямь, юаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә күңелле мәшәкатьләр дә китерә. Аның беренчесе — балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән туганнарын, кардәш, тумачаларын уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә, һәр кеше үз исеменә шул кадәр күнегә, ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.

Әби-бабаларыбыз элек-электән исем кушуга бик җаваплы караган, исеменең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән.

Балага исем кушу — бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар исем начар язмыштан да яманрак», дип әйтелә. Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүенә сәбәп була. Моның хаклыгын бүген фән дә раслады. Галимнәр су кристалларын рәсемгә төшергәннәр. Яхшы сүз әйткәч, дога укыгач, су кристаллары бик күркәм матур чәчәк рәвешенә керә һәм ул су кешеләрне дәвалау һәм тынычландыру үзлегенә ия була. Әгәр начар сүз әйтсәң — кристалларның сурәте ямьсез харәбә хәленә килә һәм ул су кешегә үтергеч дәрәҗәдә начар йогынты ясый. Әгәр кеше тәненең 80% тан артыгы судан торуын исәпкә алсак, яхшы исемнең ни кадәр әһәмиятле икәнен аңлавы авыр түгел.

Бүген, кызганычка каршы, электән килгән бик күп матур гадәтләребез югалып барган кебек, күп гаиләләр исем кушуга да җитди крамый. Күбебез кечкенә баланы теләсә кем уйнап карый ала торган аңсыз курчак дип кабул итә. Кызганычка каршы әти-әниләр генә түгел, әби-бабайлар да бәби алып кайтуны күп вакыт «супермаркеттан» «кукла барби» алып кайту урынына күрәләр. Менә шул Барби курчагына исем сайлау башлана: Әльвина, Мальвина, Дюймовочка... Әйтерсең ул бала белән уйнап туйгач ташлыйсы, әйтерсең ул баланың шул исем белән картаясы, әби кеше, бабай кеше буласы юк. Габдерахим Утыз Имәни эл Болгари: «Кыямәттә искә алырлар, исемеңне уртага салып», — дип язган. Чөнки кабат кубарылган мәхшәр мәйданында да исемебез белән чакырылачакбыз. Димәк, исем мәңгегә бирелә. Шуның өчен дә балага матур исем сайлау фарыз, әти-энинең бурычы. Дөрес тәрбия бирү дә күркәм исем һәм хәләл ризыктан башлана. Исем шәригатебезгә муафыйк, гарәпчә, татарча, күркәм бер мәгънәгә ия булырга тиеш. Шулай булганда әти-әни фарызларын үтәгән булып санала.

Мәхәллә имамын чакырып, уң ягында азан әйтеп уң колагына, сул ягында камәт әйтеп сул колагына, исемең «фәлән» булсын дип 3 әр мәртәбә әйтү, балага тәүфикъ һидаять теләп дога кылу сөннәт.

Азан әйткәндә, бала яныннан шайтан качып китә, чөнки шайтаннар Аллаһ исемен ишетүгә качалар. Азан әйтелмәсә, туган вакытта күргән шайтан балага зыян итеп торачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Яшәү — азан белән намаз арасы», — диде. Азан әйтү ата-анага гомернең кыска булуын да искәртү. Гомеребезнең бер минуты да заяга үтмәсен, бигрәк бала тәрбияләр өчен бирелгән вакыт.

Җеназа намазы фарыз булса да азан әйтелми, азан исем кушканда әйтелә. һәркайсыбызның да азаны әйтелгән, намазы көтеп тора. Гомеребезне, җаныбызны саф калеб белән тапшырырлык итеп, җеназадагы кешеләр ихластан «Яхшы кеше иде бу», дип әйтерлек итеп үткәрик.

Районыбызда бүген 40 мәчет эшли, һәркайсында диярлек мөфти тарафыннан билгеләнеп шаһәдәтнамә бирелгән имам эшли. Исем кушу, җеназа уку, никах уку фәкать шул имамнар тарафыннан, яки алар рөхсәт иткән кешеләр тарафыннан башкарылырга тиеш. Шулай булмаса — бу эшне башкаручы да, аны чакыручы да зур гөнаһлы булалар, гөнаһ ягыннан бу фетнә чыгаруга тиң. Фетнә чыгару кеше үтерү, зина кылудан да яман. Кыямәт көнендә һәр мәхәллә халкы үзенең имамы белән бергә Аллаһ хозурына җавапка барачак. Имамга итагать итмәгән кеше бу көнгә ышанмый дигән сүз, шуның аркасында дөньядан имансыз үтүе бар. Үлгәннәң соң терелүгә ышану — иманның җиде фарызының берсе. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә «Имамга итагать итмәгән кеше җаһилияттә кубарылган кебек булыр», — диде, ягъни имансыз үтәр.

Имамга итагать итмәгән кешенең имамы шайтан була. Ул бала янына да шайтаны белән килә. Аннан бала өчен файдага караганда зарар күп.

Имам рөхсәт иткән кеше булса, ул мәчеттән исем кушу турындагы таныклык һәм китапны алып килә, баланың әти-әнисенә мәчетнең бүләген тапшыра, таныклык бирә, исемен мәхәллә китабына теркәп куя, имам аның нинди исем кушканын белеп тора. Менә бу тәртипкә һәм сөннәткә муафыйк була.

Белемле, тәртипле, тәрбияле имам тоту һәр мәхәллә өстендә фарыз кифая. Авылда бер кеше булса да укыган, белемле имамны яшәү урыны белән тәэмин итеп, тормышын алып барырга шартлар тудыра икән, бөтен авыл өстеннән гөнаһ төшә. Шундый кеше юк икән, авыл имамсыз икән, бөтен авыл халкы гөнаһлы була.

Авылларга имам табу бик җиңел түгел. Көн саен мәчеттә биш вакыт намазны оештырырга кирәк. Күбесе җәй көне өченче яртыда иртәнге намазга барудан курка. Мәчеткә намазга йөрмәгән, биш вакыт намаз укымаган кешеләрнең, кемгәдер барып, теләсә нинди исем кушып йөрүләре — очсыз бәягә иманны сату дип атала. Әлбәттә, иманлы кеше бу эшне эшләмәс.

Минем остазым Габделхак хәзрәт Садыйков: «Мин 16 ел мәдрәсәдә укыдым», — ди торган иде. Никахка, исем кушарга, җеназага чакырсалар, мин имам түгел, дип бпш тарта иде. Кушсалар, баргач Коръән укый, вәгазь сөйли иде. Күпме кешеләрне укытты! Мин аннан белем алырга йөргәндә (80 нче еллар) : «Җәлил, берүк авыл имамнарына сүз тидерә күрмә, алар — геройлар», — ди торган иде. Белемле, зыялы, тәрбияле кеше менә нинди була ул!

Артын җылы түшәгеннән аерып иртәнге намазга барасы килми — иренә; Аллаһ ризалыгын алу турында уйламый; икенде, ахшамга килергә я аягы авырта, я башы әйләнә; ашка чакырсалар, чаба — кайда монда әхлак, әдәп?! «Әдәпсезнең сөннәте кабул булмас, сөннәте кабул булмаганның фарызы да кабул булмас», — диде пәйгамбәребез (с.г.в.). хөрмәтле мөфтиебез Госман хәзрәт Исхакый да: «Дин ул — әдәп», — дип әйтеп тора.

Соңгы вакытларда районыбызда да, республикабызда да матур исемнәр кушу буенча шактый күркәм эшләр эшләнде — баш казый киңәшчеләре, «Шамил» мәчете имамы Коръән хафиз Мәхмүт хәзрәт һәм «Әниләр» мәчете имамы шулай ук Коръән хафиз Шәүкәт хәзрәтләр тарафыннан, күренекле галимебез Гомәр Саттар Мулилленең «Татар исемнәре ни сөйли» дигән китабы тикшерелде. Алар шикле дип тапкан исемнәр Казанда казыят утырышында тикшерелеп китаптан төшереп калдырылды. Авторның рөхсәте белән күркәм исемнәрдән генә торган «Исемең матур, кемнәр куйган» дигән китап дөнья күрде. Кызганычка каршы әле тагын берничә ярамаган исем «качып калган», әмма ул китаптагы барлык исемнәрне диярлек кушарга була. Исем кушу буенча әти-әни арасында каршылык чыкса, хөкемдар имам булырга тиеш, ул мәгънәви яктан яхшы исемгә өстенлек бирергә тиеш. Икесенең дә мәгънәсе яхшы булса, өстенлек әти кеше теләгән исемгә бирелә.

Кызганычка каршы, кайвакыт, борыны кипмәгән 3-4 яшьлек баланы җитәкләп киләләр дә «Менә мультфильм караганда балабыз шушы исемне ошаткан иде, хәзрәт куш инде», — дип, янда ялварып, хәтта таләп итеп торалар. Ул балаң бервакыт тәмәкегә, аракыга акча сорап торыр, күңеле булсын дип бирерсеңме?..балага ошаган, әле хәерле дигән сүз түгел. Бала кечкенәдән әти-әни сүзе, имам сүзе өстен булырга тиешлеген аңлап үссен — игелекле бала булыр.

Менә инде өченче ел районыбызда «Матур исемнәр» конкурсы үткәрелә. Ел саен ЗАГС хезмәткәрләре белән авылларда татар-мөселман гаиләләрендә нинди исемнәр кушылганын ачыклап, матур исемнәр генә кушкан имамнарга бүләкләр бирелә. Быел иң матур исем кушучы булып Нормадан Әнәс хәзрәт һәм Соснадан Миннеәхмәт хәзрәт табылды.

Бөрбаш, Шешеңәр, Смәел, Көшкәтбаш, Яңгул, Салавыч, Таузар, Түбән Кенә, Югары Шубан, Поч. Сосна, Пыжмара, Бөрбаш Сәрдегәне һәм Салавыч Сәрдегәне имамнарының эше уңай бәяләнде. Имамнарын хөрмәт итеп, Аллаһ ризалыгын өмет итеп матур исемнәр кушканнары өчен югарыда санап кителгән авылларның халкына Аллаһның рәхмәте булсын, үзләрен һәм балаларын Аллаһ тәүфикъ һидаятьтән аермасын. Балаларына да исемнәре кебек үк күркәм булып динебезгә, илебезгә, милләтебезгә хезмәт итүче, әти-әниләренә миһырбанлы, шәфкатьле, пәйгамбәребезнең өммәте, Ислам динен куәтләүчеләр булып яшәргә насыйп кылсын.

36 тиешсез исем кушылган. Болар күбесе безнең указлы имамнарыбызның гаебе түгел, «шабашниклар» намусында, Аллаһ тәүфикъ бирсен.

Бала язмышы — ил язмышы, һәрбер әти-әнинең бурычы — үзеннән соң үзенә караганда яхшырак бала тәрбияләп калдыру. Әгәр Аллаһ каршындагы шул бурычыбызны Аллаһ риза булырлык итеп үти алсак, Кыямәт көне йөзебез ак булыр, илебезнең, милләтебезнең киләчәге якты, өметле булыр, балаларыбыз Аллаһ Тәгаләдән ана карынында 4 ай 10 көн вакытта кабул итеп алган саф, пакъ җаннарын дөньяда да саф килеш саклый алырлар һәм саф күңел белән дөньядан үтеп, Аллаһның җәннәтләрендә үз урыннарын табарлар. һәркайсыбызга Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып, бер-беребезне хөрмәт итеп, илебезгә, динебезгә, милләтебезгә хезмәт итеп, Аллаһның вәгъдә кылган җәннәтләренә керерлек итеп яшәүләребез насыйп булсын.

Аллаһ Раббыбыз үзебезгә, балаларыбызга җитәкчеләребезгә тәүфикъ һидаять биреп, әти-әниләребезнең догасын алырлык итеп, балаларыбызның кайгы-хәсрәтен күрмичә яшәүләребезне насыйп кылсын. Аллаһ үземнең дә белеп, белми кылган гөнаһларымны, мине сөйләгән һәй миңа начарлык теләгәннәрнең дә гөнаһларын ярлыкасын. Бергә җәннәтләрдә очрашырга насыйп булсын.

Теги: 

Возврат к списку



Роль проповеди крайне важна в жизни каждого верующего. Читая суры Корана, размышляя о Вечном, стремясь быть истинным мусульманином, каждый из нас постепенно задается вопросами, ответить на которые помогут исламские проповеди. Но проповедь – это не только ответы, помогающие понять свое место в этом мире, свою роль в исламской жизни, в служении Аллаху. Это, в первую очередь, назидание, которое показывает мусульманину, что он должен делать и как жить, чтобы оставаться милосердным и сострадательным, добрым и честным, оставаться верным Аллаху. «Исламский портал» - уникальный ресурс, где каждый правоверный мусульманин может прочесть исламские проповеди уважаемых имамов на русском и татарском языках. Имамов,  чьи жизнь и деяния являются для нас примером и неизменным образцом для подражания.