16.08.2017 Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: көннәрнең олугысы - җомга көндер, ул ике гает, Гарәфә, Гашурә көннәреннән дә олугтыр. Кичәләрнең олугысы - Кадер кичедер, айларның олугысы - Рамазан аедыр. Менә шушы айларның олугысы булган, дүрт изге айның берсе булган Рамазан шәрифкә якынлашабыз. Рамазан шәрифнең беренче көне - уразабызның башы. Рамазан ае үзе кояш баегач башлана, шуның өчен бу көнне барлык мәчетләрдә дә тәравих намазы укыла. Икенче көнне иртә белән, кояш чыгарга ике сәгать кала, үзен мөселман дип санаган кешеләр, Аллаһ ризалыгы өчен дип, беренче тапкыр сәхәр ашап, уразаларын ниятләп куячаклар. Нәрсә соң ул ураза? Ни өчен без аны тотабыз? Кемгә кирәк ул? Без уразаны Аллаһ ризалыгы өчен дип тотабыз. Ул мөселман кешеләргә ураза тотуны фарыз итте. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримнең "Әл-Бәка-ра" сүрәсенең 183 нче аятендә:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ ٢:١٨٣

- "Йәә әййүһәә-лләзиинә эәмәнүү күтибг гәләйкүмү-ссыийәәмү кэмәэ күтибә гәләә-лләзиинз мин кабликүм ләгәлләкүм тәттәкуун"

- Әй, иман китергән бәндәләр, сездән элекке кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды, дип, уразаның фарызлыгын белдерде. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә бәндәләргә төрлечә эндәшә. Ә менә монда, ураза турысында әйткәндә, "Әй, иман китергән кешеләр", - дип эндәшә безгә. Чөнки Аллаһ Раббыбыз белә: иман китермәгән, иманы зәгыйфь кешенең ураза тотарга көченнән килми. Кайберәүләр, вакытым юк, ди, кайберәүләр, эшем күп, ди, юк сылтауны бар итә. Без: "Лә иләһә илләллаһ Мүхәммәдүр Расүлүллаһ", -дип үз иркебез белән иман китереп, иман кәлимәсен әйткәч, мөселман булабыз. Шуннан соң безнең өстебезгә иманны яхшы белү, биш вакыт намаз, елга бер ай ураза, зәкят, хаҗ шикелле фарызлар йөкләнә. Ураза - шушы фарызларның берсе. Үзен мөселман дип таныган кеше, әлбәттә, ураза тотарга тиеш. Сәламәтлеге өчен, ябыгыр өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен, дип. Әгәр без уразабызны шулай тотсак, Хак Тәгалә безнең уразаларыбызны кабул итеп, ураза гыйбадәтеннән җибәрсә, калганын Раббыбыз үзе белүче. Әгәр без сәламәтлегебезне генә уйласак яки авырлыгыбыз кимесен, дип кенә ураза тотсак, моның файдасы фәкать дөньялыгыбыз өчен генә була. Аллаһ сакласын. Кеше күрсен, кеше мине ураза тота икән, дип әйтсен, дип кенә йөрсәк, монысы бигрәк тә гөнаһлы. Әдәм баласының асылы ике асылдан гыйбарәт. Аңарда нәфес бар - хайвани асыл һәм акыл, аң бар -фәрештәләрдән килгән асыл. Әдәм баласының бөтен яшәеше шушы ике асылының көрәшеннән гыйбарәт. Гомер буе әдәм баласының нәфес белән аңы көрәшә. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә, "Әт-Тин" ("Инҗир агачы") сүрәсенең 4 нче аятендә болай ди: 52

لَقَدْ خَلَقْنَا الْإِنْسَانَ فِي أَحْسَنِ تَقْوِيمٍ٩٥:٤

- "Ләкад халэкунәл-ицсәәнэ фии әхсәни тәкүиим" - Мин акыл биреп, сезне бөтен мәхлукаттан өстен иттем, - дип игълан иткән иде. Кем үзенең акылы белән, аңы белән нәфесен җиңә алса, ул кеше Аллаһ Тәгалә хозурында фәрештәләрдән дә өстен булыр. Һәм шушы сүрәнең 5 нче аятендә Аллаһ Раббыбыз:

ثُمَّ رَدَدْنَاهُ أَسْفَلَ سَافِلِينَ ٩٥:٥

- "Сүммә радәднәәһү әсфәлә сээфилиин", - ди. -Мин кайберәүләрне түбәннән дә түбән төшерермен, - ди. Бу кешеләр кемнәр? Бу кешеләр - нәфесләрен акылларыннан өстен куючылар. Болар - өстенлекне нәфескә биргән кешеләр. Һәм алар, - Аллаһ Раббыбыз әйтте; "Сүммә радәднәәһү әсфәлә сээфилиин" - Түбәннең дә түбәненә, хайваннан да түбәнгә төшәрләр, - дип. Без үзебезнең тормышыбызда моның мисалын ачык күрәбез. Күрәбез бит йөргәндә: дуңгыздан да, хайваннан да яманрак булып аунап яткан кешеләрне. Балаларына, әти-әниләренә кул күтәргән кешеләрне. Менә бу - хайваннан да түбән төшү түгелме? Бер генә хайван да баласын каһәрләми. Бер генә хайванның баласы да яшь вакытта ата-анасын каһәрләми. Бер генә хайван да баласын үтерми. Без үзебезнең бозыклыгыбыз белән, нәфес артыннан кууыбыз белән түбәннән дә түбән баскычка төшәбез. Әмма Аллаһның шушы Рамазан ае, ураза (ул - гарәпчә тыелып тору дигәнне аңлата) безгә үзебезне нәфесебездән өстен икәнебезне, аны җиңә алуыбызны күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бу - җиһад ае, мөселманнар өчен җиһад ае, аларның үз нәфесләре белән көрәшү ае.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), Бәдер сугышында җиңгәннән соң, сәхабәләргә әйтте: Йә, сәхабәләрем,

кече җиһадны җиңдек, олы җиһадны җиңәсебез калды, - диде. Сәхабәләр: йә, Расүлүллаһ, шушыннан да олы җиһад ул нинди? - дип сорыйлар. Пәйгамбәребез әйтте: безнең һәркайсыбызның нәфесе бар, әгәр без шушы нәфесебезне җиңсәк, олы җиһадта җиңүчеләр булырбыз.

Бәдер сугышында бер мөселманга каршы өч кяфер сугышты. Мөселманнар 300 дән әз генә артык иде, кяферләр меңгә якын иде. Сугышта мөселманнар зур өстенлек белән җиңеп чыктылар. Аннан соң тарихта бик күп сугышлар булды: Бөек Ватан сугышын гына искә алсак та, анда Курски дугасындагы, Мәскәү янындагы, Сталинград янындагы сугышлар... Бу сугышларда ике яктан да каршы торучы көчләрнең нисбәте тигез иде. Йә булмаса, бер якта әз генә өстенлек бар иде. Ә менә Бәдер сугышында үзләреннән өч тапкыр зуррак көчкә ия булган, яхшырак коралланган гаскәрне җиңеп чыктылар мөселманнар. Һәм шушыннан соң Пәйгамбәребез: кече җиһадны җиңдек без, олы җиһадны җиңәсебез калды, - диде. Димәк, мөселман өчен, тормышын куркыныч астына куеп, өч кяфергә каршы сугышуга караганда, үзенең нәфесе белән көрәшүне Пәйгамбәребез зурракка куйды. Рамазан ул зур җиһад ае санала. Рамазан уразасы - тәнне азаплау, үзеңне азаплау түгел, ул - олуг гыйбадәт. Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә "Әлү Гимран" сүрәсенең 133 нче аятендә:

وَسَارِعُوا إِلَىٰ مَغْفِرَةٍ مِنْ رَبِّكُمْ وَجَنَّةٍ عَرْضُهَا السَّمَاوَاتُ وَالْأَرْضُ أُعِدَّتْ لِلْمُتَّقِينَ

- "Уа сээригүү иләә магфиратим-мир-раббикүм уә-щәннәтин гәрдуһэә-ссәмәәүәәту үәл-арду үгиддәт лилмуттәкиин"

- Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз, - диде. Менә без шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үзебезнең күңелебезне, кальбебезне чистартырга, яхшы сүзләр сөйләргә тиеш, гайбәткә кермәскә, кешене сөйләмәскә, ялганламаска тырышырга кирәк.

Пәйгамбәребез әйтте: сезнең ач торуыгыз беркемгә дә кирәк түгел: Аллаһ Тәгаләгә дә, бәндәләргә дә. Әгәр без телебезне - начар сүздән, күңелебезне бозык уйдан саклый алмасак, гайбәттән тыела алмасак, ураза тотуыбыз гади бер ач торуга гына кайтып кала, - диде. Аның Аллаһ Тәгалә каршында да, бәндәләр каршы-сында да кыйммәте булмаячак. Сәхәр ашап, көне буе хәләл булган икмәк белән судан да тыелып торуыбыз безгә ураза икәнебезне искә төшереп тору өчен генә кирәк. Ураза икәнен исенә төшергәч, кеше үзен бөтен төр бозыклыктан сакларга тиеш. Уразаның асылы -кешенең яхшылык эшләргә омтылуы, аның яхшы сүз белән, бер-берсенә яхшы мөгамәлә белән булышуы, кешенең бер-берсе турында кайгыртуы, бер-берсе турында яхшы сүзләр әйтүе, бер-берсен гафу итүе.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә, "Әлү Гимран" сүрәсенең 134 нче аятендә әйтә:

الَّذِينَ يُنْفِقُونَ فِي السَّرَّاءِ وَالضَّرَّاءِ وَالْكَاظِمِينَ الْغَيْظَ وَالْعَافِينَ عَنِ النَّاسِ ۗ وَاللَّهُ يُحِبُّ الْمُحْسِنِينَ

- "Үэл кәәзыимиинәл-гайзэ үэл-гәәфиинә гэни-ннәэси үэллааһү йүхиббүл-мухсиниин" - Ачуыгызны эчкә алыгыз, дошманнарыгызны гафу итегез, әлбәттә, Аллаһ Тәгалә каршында сөйкемле бәндәләрдән булырсыз, - диде. Ураза вакытта, Рамазан аенда без шушыңа: гүзәл әхлакка, гүзәл холыкка ирешергә тиешбез. Кайберәүләребез кемгәдер үпкәләп йөргән икән, ул кешене кичереп, аның бәхиллеген алсын.

Хәтта безгә ниндидер начарлык эшләгән кешеләр турында да без бу айда яхшы сүзләр генә сөйләргә тиеш. Яхшы сүз сөйләргә көчебездән килмәсә, аларның начар гадәтен әйтми тору яхшырак.

Бәлки хәләл икмәкләрдән, хәләл сулардан тыелып, телләребезне гайбәттән саклап, күңелләребезгә пакь уйлар салып йөрсәк, бәлки Аллаһның рәхмәте булып, ел буе саф йөрү бәхетенә ирешербез. Ел буе гайбәткә кермичә. Ел буе. Чөнки мөселманга гайбәт сөйләү дә, кешегә зыян кылу да хәрам эш булып санала. Рамазан аебыз - айларның солтаны, айларның патшасы, мөэмин-мөселманнарга чистарынырга мөмкинлек биргән ай. Кыямәт көнендә әдәм балалары яңадан кубарылгаи, алар ач булыр, эчәселәре килер, ди. Без бу дөньяда кайсыбыз кырык ел, кайсыбыз илле, сиксән, туксан ел, кайсыбыз егерме ел яши. Дөньяда яшәгәнебез өчен Аллаһ Тәгалә хозурына барып илле әям җавап бирәсебез бар.

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә әйтә:

هُوَ الَّذِي جَعَلَ لَكُمُ الْأَرْضَ ذَلُولًا فَامْشُوا فِي مَنَاكِبِهَا وَكُلُوا مِنْ رِزْقِهِ ۖ وَإِلَيْهِ النُّشُورُ



"Һүүә-ллэзии щәгәлә лэкүмүл-арда зэлүүлэц фәмшүү фии мәнәәкибиһәә үә күлүү мирризкиһи үэ илэйһи-ннүшүүр" ("Әл-Мүлк" сүрәсе, 15 нче аять) -Бу җирдә яшәгез, кәсепләр итегез, эшләгез, әмма Аллаһ хозурына барасыгызны онытмагыз, - дип боера. Без Рамазан шәрифтә үзебезнең Аллаһ хозурына ба-расыбызны бигрәк тә еш исебезгә төшерергә тиеш. Аның каршында җавап тотасыбыз бар. Бер әям меңәр елга тиң, диелгән. Илле мең ел Аллаһ хозурында җавап тотасыбыз бар, дөньяда яшәгән кыска гына гомеребез өчен. Әдәм балалары каберләреннән ашыйсылары килеп, гаҗиз булып кубарылырлар.

Щул вакытта Рамазан ае әйтер, ди: йа, Раббым, менә бу бәндәң мине, Рамазан ае, дип хөрмәтләде, мине, Рамазан аен, муафыйк рәвештә үткәрде. Бүтән кешеләр ашап-эчеп йөргәндә аның иреннәре сусаудан ярылган иде, йөзләре ачлыктан саргайган иде. Йа, Раббым, шушы бәндәңнең тамагын тук ит, дип, Ал-лаһтан сорар, ди. Һәм Хак Тәгалә фәрештәләргә боерык бирер, ди: йә, фәрештәләрем, шушы бәндәмнең тамагын тук ит, - дияр. Рамазан аенда ураза тоткан кешеләр каберләреннән хуш ис белән кубарылырлар, фәрештәләр аларның тамагын туйдырып, сөаль вакытында, сөаль мәйданында алар ачлык һәм эчәсе килүнең нәрсә икәнен белмәсләр.

Без ундүрт-унбиш яшьләребездә балигъ булсак, 75 яшькә кадәр дөньяда йөрсәк, 60 ел безгә ураза фарыз була. 60 елга без алтмыш ай көндез ашамыйча торабыз. Бүтәнчә әйткәндә, биш ел без Аллаһ ризалыгы өчен, дип, көндез ашаудан ваз кичәбез. Аллаһ Раббыбыз исә безне кыямәт көнендә илле мең ел буе, сөаль мәйданында, тамагыбызны тук итәр. Әле моннан тыш безгә шушы гыйбадәтләребез бәрабәренә Аллаһ Тәгалә җәннәтне дә насыйп итә. Аннан мәңгелек җәннәткә дә юл алабыз. Биш ел, әйткәнемчә, көндезге аштан баш тарткан идек, Аллаһ Раббыбыз безне илле мең ел сөаль мәйданында тамагыбызны тук итә.

Рамазан аенда шундый бер кичә бар, ул - Кадер кичәсе. Җомга көндә бер сәгатьтә теләгән теләк кабул булмый калмас, ди, әмма кешеләр аның кайсы сәгать икәнен белмәсләр, ди. Биш вакыт намазның берсе урта намаз, аны кешеләр кайсы икәнен белмәсләр, шушы урта намазны үтәгән кешенең биш вакыт намазы кабул булмый калмый. Һәм утыз көн Рамазан аеның бер көне - Кадер кичәсе. Кадер киче көнне ураза тоткан кешенең уразасы кабул булмый калмас, ди. Рамазан аеның утыз көнендә дә ураза тотсак, әлбәттә, Кадер кичәсе көнне ураза тоткан булабыз Бу уразабызның кабуллыгына, бер еллык ураза фа рызыбызның җилкәдән төшүенә Аллаһның бер рәх мәте, Аллаһның бер хәбәре булып тора.

Әби-бабаларыбыз эссе урак өсләрендә дә уразань калдырмаган, чөнки Кадер кичәсенең кайсы көн икә нен белеп булмый. 27 нче кичәсендә ул шартль рәвештә генә билгеләнеп үтелә. Беребез дә белмибез киләсе Рамазанга хәтле яшәрбезме? Киләсе Рамаза: уразасын тота алырбызмы? Инде быел Аллаһ Тәгал сау-сәламәт килеш, Рамазан уразасын каршыларг насыйп иткән икән, без аны Хак Тәгалә кушканч* үтәргә тиешбез. Әле берәү моңарчы икмәк белән су дан тыелып тора алмаган икән, ул да бер батырлы! эшләсен. Кем әле моңарчы хәрамнарга кул салган икән хәрам ризыклар ашаган икән, быел гына булса да шушы хәрам ризыклардан тыелсын: аракылардан дуңгыз итләреннән. Рамазан аен зурларга үзендә кө* тапсын. Бәлки Аллаһның рәхмәте булыр. Башка ел ларда да шулай дәвам итәр.

Рамазан аенда ураза тотарга тырышуның икенче сәбәбе дә бар. Аллаһ Раббыбыз әйтте: Рамазан аенда җәннәт капкалары ачык булыр, җәһәннәм капкалары] бикле булыр, шайтаннар чылбырда булыр, - диде. Димәк, шайтаннар безгә вәсвәсә сала алмыйлар, Рамазан аенда безгә изгелекне эшләү җиңелрәк, Рамазан аенда эшләгән изгелеккә савап 700 дәрәҗәдә артык] булыр, - диде Аллаһ Раббыбыз. Шуңа мөселман кешеләр зәкятләрен дә Рамазан аенда биреп калырга! тырышалар.

Без тыелырга, күңелебезне пакьләргә тиешбез Чөнки Коръәни Кәримдә, 2 нче "Әл-Бәкара" сүрәсе нең 284 нче аятендә Аллаһ Тәгалә әйтә:

لِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۗ وَإِنْ تُبْدُوا مَا فِي أَنْفُسِكُمْ أَوْ تُخْفُوهُ يُحَاسِبْكُمْ بِهِ اللَّهُ ۖ فَيَغْفِرُ لِمَنْ يَشَاءُ وَيُعَذِّبُ مَنْ يَشَاءُ ۗ وَاللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ

- "Үә иң түбдүү мэә фии әнфүсикүм әү түхфүүһү йүхә-әсибкүм биһи-лләэһү" - Начар уйларыгыз өчендә газап булыр, - диде. Әмма шушы ук "Бәкара" сүрәсендә Аллаһ Раббыбыз безгә шулай ук: Мин кушканнарны үтәсәгез дә, файдасын үзегез күрерсез, утәмәсәгез, зыяны да фәкать үзегез өчен генә булыр, -диде. Әгәр без Рамазан аенда үзебездә көч табып, үзебезнең нәфесне җиңеп, нәфестән өстен икәнебезне, хайваннардан өстен икәнебезне күрсәтеп, бозыклыклардан тыелсак, Аллаһның рәхмәте безгә җәннәт булыр. Аллаһ Раббыбыз әйтте: ураза ул - бәндә белән Минем арадагы яшерен гыйбадәт, - диде. Без бер генә кешенең дә уразамы-түгелме икәнен белә алмыйбыз, аны фәкать Аллаһ Тәгалә генә белә. Аллаһ Раббыбыз әйтте: аның бәһасен дә Мин генә белермен, - диде. Кыямәт көнендә әдәм балалары үкенер, ди: нишләп мин бу уразаны күбрәк тотмадым икән, шушының хәтле әҗер-саваплары булганын белсәм, мин моны тагын да күбрәк тотар идем, нәфел уразалары да тотар идем, дип. Рамазанда да ураза тотмаган кешеләр, фәрештәләрнең ураза тотучыларны олуглап йөргәннәрен күреп, бик үкенерләр, ди. Без дә хуш исле булып, шушы кешеләр шикелле итеп кыямәт көнендә Аллаһ хозурында матур булып йөргән булыр идек, нишләп без бу дөньяда ураза тотмадык, дип әйтерләр, ди.

Газиз дин кардәшләрем! Инде шушы айга кергәнбез икән, аны изге гамәлләр белән үткәрик. Коръән аятьләре укыйк кичләрдә, кино-тамашаларыбыз бераз калып торса да ярар. Булдыра алганнарыбыз мәчеткә, тәравих намазларына да йөрик. Кадер кичәсендә гыйбадәт кылу - мең ай гыйбадәт кылганга тигез. Шундый сүз бар. Коръән аяте бар. Кадер кичәсендә гыйбадәт кылу мең айдан хәерлерәк. Мең ай ул -83 ел дигән сүз. Кем Рамазан аенда икенде, ахшам намазына, тәравих намазына җәмәгать белән мәчеткә йөрсә, ул кеше Кадер кичәсендә уяу торып, гыйбадәт кылган савабын алыр, ди.

Газиз дин кардәшләребез! Шушыны онытмасак ид< бу - Аллаһның бәндәләр өчен дип биргән ае. Алла. Раббыбыз Пәйгамбәребез аркылы әйтте: Рәҗәб ае минем ай, Шәгъбан ае - Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһиссәлләмнең ае, диде, ә Рама зан ае ул - бәндәләр өчен, безгә бүләк итеп бирелгә ай. Безгә гөнаһларыбызның ярлыкануы өчен, ут газабыннан котылу өчен, без җәннәтле булсын өчен би релгән ай. Рамазан аеның һәр кичәсендә Аллаһ Раббыбыз сорар, ди, бәндәләрдән, йә, бәндәм, нинд теләкләрең бар, нинди гөнаһларыңнан тәүбә кыласы килә, нинди сөальләрең бар? - дип. Аллаһ Тәгалә бе* ңең сорауларыбызны ишетүче һәм сорауларыбызг җавап та бирүче. Аллаһ Раббыбыз:

وَإِذَا سَأَلَكَ عِبَادِي عَنِّي فَإِنِّي قَرِيبٌ ۖ أُجِيبُ دَعْوَةَ الدَّاعِ إِذَا دَعَانِ ۖ فَلْيَسْتَجِيبُوا لِي وَلْيُؤْمِنُوا بِي لَعَلَّهُمْ يَرْشُدُونَ

- "Үә изәә сәәләкә гибэәдии гәннии фәиннии кариА ибүн үщдиибү дәгүәтә-ддәәги изәә дәгәәнщ фәлйәстәщиибүү лии үәл-йүьминүү бии ләгәлләһүм йәршүдүүн" (2:186) - Ии, бәндәм, сорагыз Миннән,] Мин - әлбәттә, сезнең соравыгызны ишетүчемен һәм канәгатьләндерүчемен, - ди. - Әмма сез дә Мин кушканнарны үтәп, Мин кушканча яшәгез, - ди. Шул ук] "Әл-Бәкара" сүрәсенең 183 нче аятендә:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

"Йәә әййүһәә-лләзиинә әәмәнүү күтибә гәләйкүмү-ссыийәәмү кәмәә күтибә гәләә-лләзиинә мин кабликүм ләгәлләкүм тәттәкуун" - Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә булган шикелле, сезгә дә Рамазан ае фарыз булды, ураза фарыз булды сезгә, сез уразаларыгызны тотыгыз, шаять, котылучылардан булырсыз, - дип безгә вәгъдә биргән Аллаһның шушы рәхмәтен файдаланырга кирәк.

Аллаһ Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, Рамазан айларыбызны да, үзенә муафыйк булганча, изгелектә үткәрүләребезне насыйп итсә иде. Чөнки - акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкя-те - ураза. Сәламәт булмаган, авыру кешегә ураза фарыз түгел. Без инде сәламәт килеш айны каршылаганбыз икән, Аллаһ Раббыбыз аны үзенә муафыйк гамәлләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде. Рамазан уразаларын тотуларыбыз нәфесебезне җиңеп, бер ел, киләсе елдагы икенче Рамазанга кадәр, шушы нәфесебездән өстен булып, акылыбыз кушканча, яхшы гамәлләр белән яшәүләребезгә сәбәпче булса иде.

Теги: 
rating:  2.52

Возврат к списку



Роль проповеди крайне важна в жизни каждого верующего. Читая суры Корана, размышляя о Вечном, стремясь быть истинным мусульманином, каждый из нас постепенно задается вопросами, ответить на которые помогут исламские проповеди. Но проповедь – это не только ответы, помогающие понять свое место в этом мире, свою роль в исламской жизни, в служении Аллаху. Это, в первую очередь, назидание, которое показывает мусульманину, что он должен делать и как жить, чтобы оставаться милосердным и сострадательным, добрым и честным, оставаться верным Аллаху. «Исламский портал» - уникальный ресурс, где каждый правоверный мусульманин может прочесть исламские проповеди уважаемых имамов на русском и татарском языках. Имамов,  чьи жизнь и деяния являются для нас примером и неизменным образцом для подражания.