25.03.2017

Бөтен галәмнәрнең Раббысы һәм тәрбиячесе булган, берәүне дә тудырмаган, берәүдән дә тумаган, Мәгелек, Бердәмбер Аллаһу Тааләгә барча мактаулар булсын. Бөтен сөеклеләрдән иң сөклесе, барлык пәйгамбәрләрнең имамы булган, бәтен галәмнәнргә рәхмәт итеп җибәрелгән Аллаһу Тааләнең илчесе булган Мухаммад Мустафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гайләсенә, барлык сәхәбәләренә салаватларыбыз һәм сәләмнәребез булсын.

Бүгенге җомга көне мөбарәк булып, Раббыбыз шул мәчетебездә җыелырга насыйп итте Әлхамдулилләһ, киләчәктә дә сәййидүл әййәм аталган мәбарәк жомга көнене курергә насыйп булсын.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Әҗәл нәрсә икәнен бөтенебез дә беләбез. Ләкин аның кайсы вакытта килүвен беркем дә белми. Аның турында без купме уйлыйбыз? Гомумән уйлыйбыз ме?

Аллаһ Субханаһу вә Таалә Корәни Кәримдә шулай дип әйтә :

كُلُّ نَفْسٍ ذَائِقَةُ الْمَوْتِ وَنَبْلُوكُمْ بِالشَّرِّ وَالْخَيْرِ فِتْنَةً وَإِلَيْنَا تُرْجَعُونَ

“Барча кеше үлем ачысын татучыдыр, Без сезне сырхау, ачлык кеби яманлык илә вә сәламәтлек, байлык кеби яхшылык белән сыныйбыз, яки саваб белән гөнаһ арасында сезне сыныйбыз, боларны сезгә фетнә кылып сынау йөзеннән, соңра хөкем ителергә Безгә кайтырсыз.”

Һәр беребез аның турында уйлашык. Әльхамдулилләһ без бүгенгә кадәр яшәп килдек. Үлем килүвен турында тагын бер кат ишеттек. Ишеткәннән соң да аның турында уйланып гамәл кылырга тырышачакбыз иншә Аллаһ. Һәр бер мизгелдә Раббыбызга рәхмәтле булыйк һәм бөтен эшләгән гонаһлардан, эшләмәгән фарызлардан һәм бушка уткән вакыттан Аллаһтан гафу сорыйк.

Мисал буларак әтсәк бәген безгә җан алаторган фәрештә килсә, нинди хәлдә без аны каршы алабыз? Үкенеч хәлдә ме яйсә әзер булган хәлдә ме? Шул көнгә кадәр нинди  тормышыбыз булды, Аллаһ кушканча яшәдек ме яки үз теләк буенча? Шул сорауларны үз үзебезгә вакыт вакыт бирергә кирәк. Сөекле Пәйгамбәребез (сгв): “ләззәтләрне бетерә торган нәрсәне ешрак итеп искә алыгыз – ул да үлем”. Шуңа күрә әҗәлебез җиткәнчегә кадәр мөмкинчелегебез бар. Бүгеннән үк, киләчәккә калдырмыйча, хаталарны төзәтик, күбрәк яхшылыкларны эшләп Аллаһ кушканча яшәргә тырышыйк! Үз хәдис шәрифендә Пәйгамбәребез салляллаһу галәйһи вә салләм шалай дип әйтә: “Биш әйбер белән куллан, икенче биш әйбер килгәнче: яшьлек белән, картлык килгәнче; сәләмәтлек белән, авыру килгәнче; буш вакыт белән, эшләрен күбәеп килгәнче; байлык белән, фәкыйрлек килгәнче; гөмер белән, әҗәл җиткәнче.” Бу хәдис турында яхшы итеп уйлап, анализ кылып файдаланырга кирәк, һәм дә аның белән гамәль кылырга Аллаһ Раббымыз насыйп әйләсен.

Әҗәл җиткәнче, бу дөньяда һәр кеше өчен иң мөһим, иң кирәкле нәрсә ул Иман. Ягни Аллаһның барлыгына һәм берлегенә чын күңелдән ошанып “лә иләһә иллә Аллаһ Мухаммад расүлүллаһ” дип әйтү. Чөнки имансыз кеше, теге дөньяда, мәңге җәһәннәмдә газап курәчәк. Аллаһ сакласын. Иманыбыз камиль, матур, тулы булсын өчен гамаль дә кылырга кирәк. Иң әввәл Аллаһ тыйган нәрсәләрдән ерак булырга һәм кушканнарны эшләргә. Әгәр кеше мин күңелдән ошанам дип харамнарга игтибар кылмаса, сакланмаса, Аллаһ Субханаһу вә Таалә тарафыннан кушкан әмерләрене эшләмәсә, әҗәл вакыты килгәч һәм аннансоң да, аның хәле бик тә авыр булачак. Шуңа күрә иң башта харам ашаулардан, гайбәт сөйләүдән, әти-әниләрне тынламаудан, аларны рәнҗитүләрдән, урлаудан, кеше хакына керүдән ерак булыйк, эшләмәскә торышыйк һәм Аның кушкан әмерләрене: намазларны укырга, рамазан аенда ураза тотырга, белем алырга, берберебезгә булышырга, бердәм булырга торышыйк. Раббыбыз Кур’әни Кәримдә шулай дип әйтә:

قُلْ إِنَّ الْمَوْتَ الَّذِي تَفِرُّونَ مِنْهُ فَإِنَّهُ مُلَاقِيكُمْ ثُمَّ تُرَدُّونَ إِلَى عَالِمِ الْغَيْبِ وَالشَّهَادَةِ فَيُنَبِّئُكُمْ بِمَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ

“Аларга әйт: "Сез аңардан куркып качкан үлем сезне каршы алучыдыр, соңра әшкәрәне вә яшеренне белүче Аллаһуга кайтарылырсыз, Ул кылган эшләрегездән сезгә хәбәр бирер”.”

Сөннәт турындада унытмыйк хөрмәтле гизиз дин кардәшләрем. Пәйгамбәребез Мухаммад Мустафа салляллаһу галәйһи вә салләмнең сөннәтләрне эшләп яшәргә аны чын күңелдән яратырга һәм иншә Аллаһ аның шәфәгатенә ирешергә насыйп булсын.

Әльхәмдүлилләһ буген җомга намазыбызга җыелдык, вәгазне тыңлыйбыз, файдалы гыйлемнәр алабыз һәм савапларны җыябыз. Ләкин без үзебез өчен генә улайрга тиешь түгел без. Мөселман кеше аның гайләсе, туганнары, дуслары, анарга якын булган кешеләре һәм анын янында булаган кешеләр өчен уйларга, кайгырырга, булышырга, дәгват кылырга ягни ислам диненә чакырырга тиеш. Бүген кайбер безгә якын булган кешеләр килмәдедер җомга намазына. Кайберләре диннән ерактыр. Вазыфабыз аларга Аллаһнын барлыгына һәм берлегенә турында аңлату. Без кем икәнен бу дөньяда, нинди максат белән килдек, кая барачакбыз, шул сорауларны биреп аларга аңлатырга кирәк. Бөтен кешеләрдән иң мәрхәмәтле, иң күркәм, иң йомшак холуклы, үз үммәте өчен бик кайгырган, безгә динебезне тапшырган, яшәп курсәткән, аңлаткан Пәйгамбәребез Мухаммад Мустафа салляллаһу галәйһи вә салләм турында аңлатуыбыз кирәк. Динебез турында, дин буенча яшәгән кеше нинди бәхетле, сабырлы, мәрхәмәтле икәнлеге күрсәтергә. Алар Аллаһны танып динне кабул итеп аның буенча яшәсәләр нихәтле бәхетле булачакбыз. Бергә итеп җомга намазларына бәйрәм намазларына йөрсәк алар өчен бик шатланачакбыз. Бергә итеп безнен якынары белән җәннәт бакчаларында булырга Аллаһ Сүбхәнәһу вә Таалә насып итсен. Алар турында унытмаска, аларга булышырга, ислам диненә чакырырга һәм алар өчен дуа кылып Аллаһтан сорарга сезне өндим!

Аллаһ Раббыбыз барчабызга үлемне ешрак искә алып, гөнаһлардан ерак булырга, изге гамәлләрне ихлас күңелдән күбрәк кылырга, ике дөньяда да бәхетлеләрдән булырга насыйп итсен!

Ридуан АЛЬМУРАТОВ

Исламский портал


Теги: 

Возврат к списку



Роль проповеди крайне важна в жизни каждого верующего. Читая суры Корана, размышляя о Вечном, стремясь быть истинным мусульманином, каждый из нас постепенно задается вопросами, ответить на которые помогут исламские проповеди. Но проповедь – это не только ответы, помогающие понять свое место в этом мире, свою роль в исламской жизни, в служении Аллаху. Это, в первую очередь, назидание, которое показывает мусульманину, что он должен делать и как жить, чтобы оставаться милосердным и сострадательным, добрым и честным, оставаться верным Аллаху. «Исламский портал» - уникальный ресурс, где каждый правоверный мусульманин может прочесть исламские проповеди уважаемых имамов на русском и татарском языках. Имамов,  чьи жизнь и деяния являются для нас примером и неизменным образцом для подражания.