14.10.2010

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының

  Диния Нәзарәте

Голәмәләр шурасы



Әзерләү өчен җаваплы

Сабиров Нияз-хазрат



Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир- рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгиин.

 

Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкраналарыбыз булса иде.  Бөтен пәйгамбәрләрнең  солтаны булган, галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, сәхабәләренә, барчабызның сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ. Һәр халыкның үзенең гореф-гадәтләре, бәйрәм-йолалары була, алар милләтнең бөтенлеген саклап торалар, аны башка милләтләр белән буталып, эреп югалудан коткаралар.

Милләтне әхлакка, чисталыкка, бер-береңне хөрмәт итәргә өнди торган бәйрәмнәр Ислам дине белән килгән. Ислам динебезнең һәрбер бәйрәме бездә әхлакый сыйфатлар тәрбияли: әдәпле булырга, начар сыйфатлардан ваз кичәргә өйрәтә. Мәсәлән, Корбан гаетенең хикмәте түбәндәгедән гыйбарәт: җәмгыятьтә байлар һәм урта хәллеләр белән бергә айлар буенча ит ашамаган кешеләр дә бар. Нәкъ менә шундый кешеләр өчен Корбан бәйрәме чын мәгънәсендә Аллаһ тәгаләнең зыяфәте (аш мәҗлесе) булып тора. Бу илаһи зыяфәт такы-токы яшәгән кешеләрнең күңелен күтәрә. Шул рәвешчә, җәмгыяви гаделлек төшенчәсе халык күңелендә ныграк урын ала.

...Корбан бәйрәме көнендә барча мөселманнарның кальбе-күңеле дуслык, туганлык, сөю, хөрмәт, кызгану, бер-береңә миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Ул көнне нәфрәт һәм ачулар юкка чыга, дошманлык һәм үпкә хисләре бетә. Ата-ана һәм балалар, туганнар һәм дус-ишләр, күршеләр һәм хезмәттәшләр – һәммәсе дә бер-берсен изге бәйрәм белән тәбрик итә.

Гает Корбан көне Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көненә туры килә. Бу мөбарәк көндә мөселманнар таңнан торып, госел коенып, авызларын пакьләп, яхшы киемнәр киеп, хушбуй сөртеп, җәмәгать булып мәчеткә  гает намазын укырга баралар. Гаеткә барганда юлда туктап, тәкбир тәшрик (“Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләһә илләллааһу уәллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде”), ягъни Аллаһ бөек, Аллаһ бөек, бөек Аллаһтан гайре Иләһ юктыр, Аллаһ бөек һәм Аллаһка мактау булсын, дип әйтү сөннәттер, ягъни сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)нең гадәте. Гает намазыннан соң, һәрбер хәлле мөселманга корбан чалып, җәмәгатьләрен һәм килгән кунакларын һәм күршеләрендә булган фәкыйрьләрне хөрмәт кылу ваҗиб, ягъни тиешле.

Бу изге көндә күк капулары ачык була, барлык фәрештәләр Аллаһтан адәм балаларының гөнаһларын кичерүне сорап, изге тәсбихтә булалар. Бу изге таңда мәчет манараларыннан әйтелгән азан, кылынган изге гамәлләр хөрмәтенә Аллаһ рәхмәте белән галәм изге нур белән тула.

Корбан бәйрәме тарихына күз салыйк. Ибраһим галәйһиссәләмнең озак еллар баласы булмый. Ул: “Әгәр улым булса, мин аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан итәр идем”, – дип, нәзер әйткән була. Ибраһим галәйһиссәләмнең улы туа, аңа Исмәгыйль исеме бирелә. Берничә еллар үткәч, Ибраһим галәйһиссәләм Мәккә шәһәрендә булган вакытта, төшләр күрә башлый. Ул төшләрдә Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәләмгә улы Исмәгыйльне корбан чалырга куша...

Корбан бәйрәменнән алдагы көн, ягъни Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне -  “Гарәфә көне” дип атала. Бу көндә хаҗ гамәлләре кылына һәм бөтен дөньядан җыелган берничә миллион хаҗилар Гарәфә көнендә дога һәм гыйбадәттә булалар. Нәкъ менә шушы көндә  Ибраһим галәйһиссәләм үзенең нәзерен исенә төшереп, күргән төшен аңлый.

Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә бәндәнең каннарын түгүче түгел, ул бары Ибраһим галәйһиссәләмне шул рәвешчә сынады, Исмәгыйль галәйһиссәләм үзе дә сынатмады. Әтисе аны корбан итеп чалырга алып барганда, шайтан котыртты: “Сине атаң мәйданга алып бармый бит, сине атаң чалырга алып бара бит”, - дигән иде.

Исмәгыйль галәйһиссәләмнең иманы бик нык була. Ул бу хәлдә: Әгәр Аллаһның бу әмере булса, без аны үтиячәкбез”, - дип әйтеп, шайтанны ташлар атып куа.  Ибраһим галәйһиссәләмнең улы Исмәгыйль галәйһиссәләм арасында булган сөйләшүне Аллаһы Тәгалә Коръәндә китерә: “Ибраһим әйтте: “Ий углым, мин төшемдә Аллаһ тарафыннан сине корбан итеп чалырга боерыламын, уйлап карачы, бу эшкә ничек карыйсың?” Углы Исмәгыйль әйтте: “Ий атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһ хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың”  (Саффәт сүрәсе, 102 аять). Уйлап карагыз әле җәмәгать, Исмәгыйль галәйһиссәләмгә ул вакытта  нибары 7 яшь, икенче риваятьтә         13 яшь кенә була. Ибраһим галәйһиссәләм улын бугазлыйм дип торган заманда Җәбраил  фәрештә килеп, аны бугазлатмаган, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән, улы урынына бер куй китереп, шуны корбан итеп чалырга кушкан. Җәбраил фәрештә шушы куйны китергәч “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр”, - дип әйткән. Ибраһим галәйһиссәләм тәкбирне ишеткәч: “Ләә иләһә илләллааһу үәллаһу әкбәр”, - дип әйткән һәм аннан соң Исмәгыйль галәйһиссәләм өстәгән: “Аллаһу әкбәр үә лилләәһил хәмде”. Бүгенге көндә мөселманнар бу сүзләрне Корбан гаетендә һәрбер фарыз намаздан соң кабатлыйлар. 

Ибраһим галәйһиссәләм улын азат кыла һәм Җәбраил фәрештә алып килгән куйны  чала.  Шул вакыттан бирле бу йола безгә бәйрәм булып кала.

Ибраһим галәйһиссәләм һәм аның улы  Исмәгыйль галәйһиссәләм кыйссасында олылар һәм яшьләр өчен күп гыйбрәт һәм сабак бардыр. Ибраһим галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләнең әмеренә ихлас күңелдән буйсынганы өчен, Аллаһның рәхмәтенә ирешеп, Хәлиуллаһ (Аллаһның дусты) дигән исемгә лаек булды. Исмәгыйль галәйһиссәләм  әти-әнисенә карата итагатьле, миһербанлы вә  шәфкатьле булганга күрә, пәйгамбәр булды һәм бөтен пәйгамбәрләрнең әфзалы, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд  (салләллаһу гәләйһи вә сәлләм)нең бабасы булу бәхетенә иреште. Аллаһ тәбарәкә вә тәгалә һәркайсыбызга да шушы изге пәйгамбәрләрдән үрнәк алып, Раббыбыз кушканнарын җиренә җиткереп үтәргә, тыйган гамәлләрдән тыелып яшәргә насыйп итсә иде.




Теги: 

Возврат к списку



Роль проповеди крайне важна в жизни каждого верующего. Читая суры Корана, размышляя о Вечном, стремясь быть истинным мусульманином, каждый из нас постепенно задается вопросами, ответить на которые помогут исламские проповеди. Но проповедь – это не только ответы, помогающие понять свое место в этом мире, свою роль в исламской жизни, в служении Аллаху. Это, в первую очередь, назидание, которое показывает мусульманину, что он должен делать и как жить, чтобы оставаться милосердным и сострадательным, добрым и честным, оставаться верным Аллаху. «Исламский портал» - уникальный ресурс, где каждый правоверный мусульманин может прочесть исламские проповеди уважаемых имамов на русском и татарском языках. Имамов,  чьи жизнь и деяния являются для нас примером и неизменным образцом для подражания.