Минем мәчетемнең дә үз мулласы булыр әле

Минем мәчетемнең дә үз мулласы булыр әле 15 Февраля 2011

Минем туган авылым Карадуган Татарстан Республикасының төньягында     урнашкан. Авылыбызның буеннан буена әби-патша Екатерина II салдырган Себер тракты юлы үтә.

Табигате  белән бик матур авылым: эчим дисәң салкын саф чишмә сулары, өзим    дисәң, кызарып пешкән җир җиләкләре, җыям дисәң эре-эре чикләвекләре, баланы һәм мең төрле чәчәкле болыннары, елга-күлләрендә сикереп уйный торган     балыклары да бар.

Авылымның  кешеләре дә бик тырыш: эшлиләр дә, матур итеп яши дә беләләр.  Әледән - әле калкып чыккан искиткеч матур йортлар, яңа урамнар, көн үткәнче  алышынган капка- коймалар, сандугачтан иртә уянган трактор – машина  гөрелтесе; җомга намазына, тәрәвих намазына утызар-иллешәр булып җыелучы бала–чага, апалар, әби–бабайлар; томан пәрдәсе күтәрелгәнче үк болынга тупланган көтү - болар барысы да авылыбыз кешеләренең тырышлыгын, булганлыгын дәлилли.

Авылыбызда ике этажлы урта мәктәп, тау башында нур чәчеп торучы балалар бакчасы, агач эшләнмәләр фабрикасы, мәдәният йорты, күп санлы эшмәкәрләрнең сәүдә кибетләре, чәчтарашханә бар. Ә авылыбызның нәкъ уртасында, кояш нурларында алтын аен балкытып, авылыбызга иман нуры чәчеп бик матур мәчет утыра.  

Карадуганда мәчетнең төгәл кайчан төзелүе билгеле түгел. Архив материалларыннан күренгәнчә, Карадуган авылында метрика 1831 елдан алып барыла башлаган, димәк, мәчет тә шул вакытларда салынгандыр, дип нәтиҗә ясарга була. Бу метриканы тутыра башлаучы кеше – имам Гыйбадулла Рахманкол улы. 1839 елдан Корбангали Гайсә улы имамлык иткән.

Метриканы 1844-1845 елларда Таузар авылы мулласы Муллахмәт Нигъмәтулла улы тутырган. Күрәсең, бу чорда указлы мулла булмагандыр. Метрика тутырырга указлы муллалар гына хокуклы булган. 1846-1853 елларда Мөхәммәтҗан Динмөхәммәт улы, 1853-1857 елларда Сәгъдетдин Габделгаффар улы имам булып торган. 1857 елның 3 ноябрендә алган указ нигезендә Карадуганда имам–хатыйб булып Мифтахетдин Хәсән улы Йосыпов эшли башлый. Тулырак исеме  Мифтахетдин бине Хәсән бине Фәйзулла бине Йосыф. Метрика кәгазеннән аның хаҗи икәнлеге, ягъни хаҗ кылганлыгы да билгеле була. Мифтахетдиннең бертуган энеләре шулай ук муллалар, Кариле һәм Чапшар авыллары имамнары.

Мифтахетдин Түнтәрнең мәшһүр Гали ишан белән баҗай булалар. Мифтахетдиннең Уфа класында яшәүче оныгының кызы Гөлкәй сөйләвенә караганда, Мифтахетдин хәзрәтнең 36 баласы булган, ә үзе беркайчан да  берьюлы ике хатын белән тормаган. Хатыны үлгәч кенә икенче хатын алган.

Әтисе үлгәннән соң Карадуганда имам булып аның улы Минһаҗетдин торган. Ул 1897 елның 2 июлендә алынган 1516нчы номерлы указ нигезендә имамлык иткән. Безнең якның күп муллаларыннан аермалы буларак, ул Түнтәрдә түгел, ә Кышкар мәдрәсәсендә укыган.

Авыл өлкәннәре сөйләгәннәре буенча, ул алдынгы карашлы кеше булган. Малайларны укыту өчен Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән шәкертләр дә чакырган. Ә кызларны хатыны Зәйнәп абыстай һәм кызы Җәваһирә укыта торган булган. Бу елларда мәчет каршында эшләүче мәктәптә 60 малай һәм 55 кыз укыганлыгы турында архив материаллары бар.

Минһаҗетдин хәзрәт Совет власте урнашканчы Карадуганда имамлык итә һәм 1921 елда Уфага китә. Минһаҗетдиннең туганнары электән үк шул якларга китеп урнашкан була. Минһаҗетдин дә өй сатып алып, шунда яшәгән.

1936 елда алар Зәйнәп абыстай белән кабат Карадуганга кайталар, үз йортлары сүтеп алынганлыктан, чит кеше йортында яшиләр. Ләкин хәзрәтне август айлары тирәсендә кулга алалар. Ул шул китүдән кайтмый, төрмәдә үлә.

Минһаҗетдиннең хатыны Зәйнәп абыстай  бик укымышлы булган. Бик оста итеп мөнәҗәтләр әйткән. Сугыш арты елларында Түбән Кама районының Каенлы авылында яшәүче олы кызы Җәваһирә янына киткән, шунда җирләнгән.

Минһаҗетдин мулла киткәннән соң авылда имамлык вазифасын Хәсәнов Билал Габделваһап улы башкара. 1930 елларда мәчет ябыла, манарасы киселә, бина бераз вакыт башлангыч мәктәп итеп файдаланыла, соңыннан клуб булып хезмәт итә,  бөтенләй юкка чыга.

Диннең бик кысылган вакытларында да мәетләрне мөселманча озату, гает намазлары уку һәм башка йолаларны үтәүче кешеләр кирәк булган. Бу эшләрне Фәхретдинов Җәләй, Кәримов Шәрәфи, Әгъзәмов Мөбәрәкләр башкарган. Алардан соң Карадуганда бу йолаларны башкарырдай кеше калмый. Кирәк чакта мулланы Арбаш яки Таузар авылыннан чакырганнар.

1990 елларда радиодан, телевидение аша Коръән аятьләре, вәгазьләр укыла, азан тавышлары ишетелә башлый. Шул елларда Карадуган мәктәбендә дин дәресләре кертелә. Казан мәдрәсәсендә читтән торып укып, диплом алган мәктәп укытучылары Зиятдинова Мәдинә, Фатыйхова Илфира балаларга дин нигезләре өйрәтәләр. Музей бинасында, мәктәп спортзалында тәрәвих намазлары үткәрәләр.

Монда бирелгән тарихи мәгълүматны мин авылыбызның мөхтәрәм кешесе, Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Карадугандагы “Себер юлы тарихы” музее директоры, 8 китап авторы, Зиятдинов Бакый Шәймулловичның “Себер юлы буйлап” дигән китабыннан алдым.

Ниһаять, Карадуган авылы халкының теләге тормышка ашты – 2007 елның 4 августында авылыбызда мәһабәт мәчет ачылды. 

Бу мәчетне төзүчеләр – шушы авыл егетләре бертуган Хөсәеновлар: Рәис, Рубис, Фәнис. Мәчет авыл аксакаллары белән киңәш – табыш иткәннән соң, нәкъ элеккеге урынына салынды.

Мәчет ачу тантанасына бик күп авылдашлар җыелды, читтән кайтучылар да күп иде. Мөфти Госман хәзрәт җитәкчелегендә Казаннан зур дин әһелләре килде, район хакимияте башлыгы Марат Зарипов та карадуганлыларны мәчет ачу тантанасы белән котлады. Халык мәчеткә Хөсәеновлар исеме бирик, дип тәкъдим итсә дә, әтием Фәнис (әйе, мин шул Хөсәеновларның иң кечесе булган Фәниснең олы кызы) “мәчет - Карадуганныкы, барыбызга да хезмәт итсен иде мәчет. Иманнарыбызны ныгытырга ярдәм итсен иде”,- диде.

Димәк, шулай булгач, мәчет минеке дә булып чыга. Без гаиләдә өч кыз – Аллага шөкер, әти-әни тигезлегендә, әби–бабай, дәү әти-дәү әни назы тоеп үсәбез. Әбиебез безгә догалар, намаз укырга өйрәтә.

Авылыбызда мулла булмагач, әтиебез Казаннан Мөхәммәт шәкертне алып кайтты. Ул чыгышы белән Саба районы Кибәхуҗа авылы егете.

Ике ел бездә торды, кечкенә сеңлебез аны безнең абый дип белеп, бик ярата иде. Яшь кенә булуына карамастан, ул үз янына бик күп  егетләрне, малайларны туплап, аларга дин сабаклары бирде, гарәп әлифбасын өйрәтте. Авылыбызның абый–апаларын да укыта башлады, дингә кызыксыну уятты. Кызганыч, чит як кызына өйләнеп, Себер якларына чыгып китте. Ул киткәннән соң безнең авыл тагын үз мулласыз калды.

Ләкин мәчетебез кешесез тормый. Авылыбызның уңган апалары дини уку йортларында укып, белемнәрен ныгыттылар да, хәзер шуларның иң булганы, мәктәпнең әхлак укытучысы Мортазина Илзирә апа мәчеттә укулар оештыра, җәен авыл балаларын мәчеткә җыеп ял иттерә. Сабакка йөрүче апалар–тәрбиячеләр. Бу лагерьга мәктәп укучылары гына түгел, 3 яшьлек бакча сабыйлары да бик теләп йөри. Ә авылыбызның саф күңелле эчкерсез абый–апалары чиратлап балаларны үз йортларында тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, үзләренең һөнәрләре белән таныштыралар.

Мәчетебез чиста, җылы, матур. Анда парталы, заманча такталы класс бүлмәсе дә, ял итү, тәхәрәт алу өчен мәмкинлекләр дә бар. Билгеле бер көндә Илзирә апабыз белән мәчетне җыештытырга да барабыз.  Апабыз белән район радиосыннан чыгыш ясыйбыз, төрле бәйгеләрдә катнашабыз, Коръән сүрәләрен ятлыйбыз.

Автобусларга төялеп, экскурсияләргә, мөселман балалары Сабантуйларына барабыз. 5-7 класста укучы малайларыбыз чиратлап мәчеттә азан әйтә. Ә җомга намазын үткәрергә район үзәге Балтачтан Руслан исемле мулла егет менеп йөри.

Бүгенге көндә менә шулай яши минем мәчетем. Бүген дин белемнәрен өйрәнеп йөрүче малайлар үсеп җитәрләр дә, киләчәктә минем мәчетемнең дә үз мулласы булыр әле, менә күрерсез!


          Алсу ХУСАЕНОВА, 13 яшь,

Балтач районы                      

   

 

 


Количество показов: 4735

Возврат к списку