Ял көнендә балалар мәчет манарасы балкый

Ял көнендә балалар мәчет манарасы балкый 14 Февраля 2011

Мин 21 гасыр баласы. Үземнең ике мәчете булган Теләнче Тамак авылында туып үсүем белән бик тә горурланам.

Өлкәннәрдән ишетеп белгәнемчә, бу мәчетләрнең язмышы бик аянычлы була. Бүгенге көндә ике мәчетебез дә яңадан торгызылган, бу хәлләр инде мин туганчы ук булган.

Мәчетне мин безгә туры юлны яктыртып торучы үзәк дип уйлыйм. Мәчеткә әби-бабайлар, апалар, абыйлар Һәм без – балалар да йөрибез. Җомга көннәрендә, кичке намаз вакытларында авылыбыз өстендә яңгыраган азан тавышлары күңелләргә рәхәтлек бирә. Рамазан аенда укыла торган намазларга өлкәннәргә ияреп без – малайлар да барабыз. Апам да намаз укый, минем дә намаз укырга өйрәнәсем килә. Авылыбызның “Файзрахман” мәчетендә Сөмбелә һәм Гөлнур апалар үткәрә торган иман дәресләренә бик теләп йөрим.

                                                        Рамазан ГАЙНЕТДИНОВ, 7 яшь

                          Теләнче Тамак урта мәктәбе, Тукай районы

Хәзерге заманда мәчетләр бик матур эшләнелә. Аларның маналары күккә ашкан. Манара очындагы ай кояш нурында балкып тора. Мәчеттә һәрвакыт тәртип һәм чиста. Аның эченә килеп керүгә үк җанга тынычлык, рәхәтлек иңә.

Кеше дөньядагы барлык вак һәм зур мәшәкатьләрен онытып, Ходай каршында дога кыла.

Безнең авылда ике мәчет бар. Аның берсе иске мәчет, ә берсе яңа мәчет. Безне яңа “Файзрахман” мәчетендә укыталар. Безгә анда гарәпчә язарга, укырга өйрәтәләр. Миңа анда бик ошый.

                                                              Алсу ШАГИЕВА, 8 яшь

                              Теләнче Тамак урта мәктәбе, Тукай районы 

 Ак мәчет

Ял көнендә балалар

Мәчеткә юнәләләр.

Ак мәчет балкып тора,

Үзенә тартып тора.

Мәчеткә йөргән бала

Ул иң тәүфыйклы бала,

Ул иң әдәпле бала,

Һәм иң игелекле бала.


Иман нуры алырсың...

Мәчет манарасы балкый

Әллә кайдан ерактан.

Авылыма ямь бирә ул

Гел чакыра  шул якка.

Кил яшь дустым, кыенсынма

Иман нуры алырсың.

Аллаһ кушкан тугры юлдан

Һич тайпылмый барырсың.

                                                            Рузилә ЯМАЛОВА, 10 яшь

                  Теләнче Тамак урта мәктәбе, Тукай районы

Ял көннәрендә “Фәйзрахман” мәчетендә якшәмбе мәктәбе эшли. Мин дусларым белән анда бик яратып йөрим. Без анда гарәп графикасы нигезләренә, төрле догаларга өйрәнәбез. Дәресләрне Сөмбелә апа Фәхртдинова һәм Гөлнур апа Хәйретдинова бик кызыклы итеп алып баралар.Безгә анда бик ошый. 

Мәчеткә минем әбием дә йөри. Ул: “Мәчеткә йөргән бала тәрбияле, тәүфыйкълы булып үсә, йөр балам”-ди. 

                                                   Эльвира БАЙБУЛАТОВА, 10 яшь

                      Теләнче Тамак урта мәктәбе, Тукай районы

 Тукай районы Теләнче Тамак авылында ике мәчет эшли. Шуларның берсе турында язып үтәсем килә.

Ак мәчет – “Файзрахман” мәчете дип йөртелә. Аның тарихы бик озын. Күпне күргән бу мәчет. Ак мәчет башта 1878нче елларда агач булган. Аны сәүдәгәр Зариф Хәлфин төзеткән. Бу мәчет искергәч, 1904 нче елда аны таштан салганнар. Беренче имам-хатиб Димулла хәзрәт була. Соңыннан 1930нчы елларда манарасын кисәләр. Ул мәдәниять йорты булып эшли. 1935нче елдан 1970 нче елга кадәр урта мәктәп була. Мәктәп яңа бинага күчкәч, ул ташландык хәлгә килә. 1998 нче елда Салават хәзрәт тәкъдиме белән яңадан торгызыла. Ак мәчет яңадан туа. Аны Закиров Рөстәм Файзрахман улы реставрацияли. Әтисенә багышлап “Файзрахман” мәчете дип атый.

Мәчетебез бик зәвыклы, матур. Хәзерге имам-хатибы Фалих абый Арсланов. Бу мәчеткә без бик яратып йөрибез, анда төрле догалар өйрәнәбез.

Татар балалары кечкенәдән ислам дине кагыйдәләрен өйрәнеп үссә, киләчәктә акыллы, тәртипле балалар күп булыр иде.

 Айсылу ЛУТФУЛЛИНА, 10 яшь

                               Теләнче Тамак урта мәктәбе, Тукай районы

 Мәчеткә йөрүе бик рәхәт. Якшәмбе көне җиткәч, мин мәчет китапларын алам да мәчеткә барам. Мәчеткә килгәч без апалар белән исәнләшәбез, парталарга утырып Фатиха сурәсе, догалар укыйбыз. Аннан хәреф өйрәнәбез. Без инде бик күп хәрефләр өйрәндек. Ибраһим абый килгәч азан әйтәбез, иртәнге һәм кичке намаз тәртипләрен кабатлыйбыз. Мин мәчеткә теләп йөрим.

 Раушан ЗАРИФУЛЛИН, 11яшь

                         Теләнче Тамак урта мәктәбе, Тукай районы

 


Количество показов: 7257

Возврат к списку