Җомга намазларын укыган өчен штраф салганнар

Җомга намазларын укыган өчен штраф салганнар 11 Февраля 2011

Мәчет – Аллаһ йорты. Мәчеткә баручы кешенең һәр адымы Аллаһы Тәгалә бүләгенә лаек була: уң аягын атлаган саен савап языла, сул аягын атлаган саен гөнаһлары ярлыкана диләр. Күңелендә иман чаткысы булган һәр кеше моның шулай икәненә ышанып яшидер дә. 

Әмма ләкин дин тәгълиматларыннан ерак торган кешеләр дә мәчетләрнең күркәм һәм нурлы йорт икәнен инкарь итә алмас. Чиста архитектура күзлегеннән генә караганда да нинди гүзәллек, нинди үзенчәлек бит аларда!

Бөгелмәбездә, шөкер, дүрт мәхәллә – берсеннән-берсе күркәм дүрт мәчет балкып утыра: шәһәр уртасында – Үзәк мәчет, Подстанция районында – Бәдр мәчете, СУ-2 микрорайонында – Ирхәм мәчете, Югары Бистә тарафында Ислам нуры мәчете гөрләп эшли. Алар тышкы күренешләре белән дә, эчке мохитләре белән дә бер-берсен һич кабатламый, һәркайсысы үзенчә матур, үзенчәлекле һәм күңелләрне җәлеп итә. 

Чуен челтәр койма белән уратып алынган ике катлы Үзәк мәчеткә генә күз салыгыз сез! Игътибар белән карап, бина тирәли әйләнеп чыксагыз, бер генә очлы почмак та күрмәссез – бинаның дүрт почмагының һәркайсысы үзе ярымтүгәрәк форманы хәтерләткән бишпочмаклы манарага “төрелгән”. Һәрберсенең очындагы гөмбәзе тагын – үзенә бер серле хасият! Ә инде кичләрен сихри лампа утлары белән балкып торган ачык балконлы, сигез почмаклы, өч яруслы төп манара һәм аның очындагы алтын ярымай үзенчәлекле архитектура ансамблен тулыландырып, бербөтен итә. Бу бина – үзе бер сәнгать әсәре. Биредә борынгы тамырларыбыз – Болгар иле мотивларын да, хәзерге шәрыкъ-мөселман архитектурасы чалымнарын да “укырга” була...

Шөкер, бүген инде без берничә мәчетебез бар дип, ихлас горурланабыз, һәркайсысының үзгә сыйфатларын аерып карыйбыз, тикшерәбез, өйрәнәбез... Ә бит әле кайчан гына, төгәлрәге, моннан 11 ел элек кенә, ул чорда шәһәребездә бердәнбер булган шушы үзәк мәчетнең ачылганына сөенеп туя алмыйча, олы вакыйга итеп газеталарда язып чыкканнар иде! 2000 елның 15 декабрендә 200 кешегә исәпләнгән шушы илаһи йортның тантаналы төстә ачылуы шәһәребездәге бар мөселманнарның да, чын мәгънәсендә, зур шатлыгына әверелде. 

Төптәнрәк уйлап карасаң, хакыйкатьнең тантана итүе бу, үзе зур могҗиза бит. Шулай булмыйни! Безнең Бөгелмәнең Үзәк мәчете дә, совет илендәге барлык гыйбадәтханәләр, Аллаһ йортлары кебек үк, катлаулы да, аяныч та язмыш кичергән, коточкыч фаҗигаләргә дучар ителгән йорт бит ул... Шуларның барысын да хәтердә яңартып, узган тарих битләренә игътибар белән күз салсаң, бүгенге хәлләргә соклану катыш гаҗәпләнеп карамый хәл юк. Әйе бары тик мең-мең шөкерләр кыла белергә генә кирәк.

Заманында Бөгелмәдә булган ул җәмигъ мәчете, булган... Узган гасыр башында ук халыктан тупланган акчага күренекле якташыбыз, меценат, шулай ук фаҗигале язмыш иясе Хәким бай җитәкчелегендә ныклы һәм күркәм итеп кирпечтән салып куялар аны. 350 кешегә исәпләнгән бу мәһабәт бина хәзерге Насыйров урамында урнашкан булган. Тик 1938 елда аны дин әһелләреннән, халыктан тартып алып, башка дөньяви максатларда файдалана башлыйлар. Ә инде алтмышынчы елларда, Бөгелмә халкының рухын “агуламасын”, “коткы таратмасын”, намусын “пычратмасын” өчен дип, бөтенләй җимереп үк ташлыйлар...

Калебләрнең сафлыгы, киләчәк буыннарның язмышы өчен борчылган тынгысыз җанлы бабайлар яңа мәчет төзетергә рөхсәт сорап, төрле ишекләрне күп кагалар, төрле инстанцияләрдә булып, әллә ничә баскыч җитәкчеләргә җитәләр. Әмма, зур өметләр белән югары даирә бусагаларын күпме генә таптамасыннар, аларга беркем бернинди рөхсәт тә бирми: тоташ атеизм елларында – динне “әфьюн”, кешеләрнең әхлакый сафлыгын пычратучы көч дип атаган, дин тотуны законсыз гамәлгә әйләндерергә тырышкан бер дәвердә, чыннан да, моңа кем ирек куйсын соң?!

Шулай, руханиларның җан авазын бер генә ишетүче кеше дә булмый, аларның сорау-гозерләре җавапсыз кала бирә... Алай гынамы, җомга намазларын үз өендә җыелып укырга рөхсәт иткән йорт хуҗасы Фәхрулла агай Нәбиуллинга җирле хакимият органнары заманына күрә коточкыч күләмдә штраф та салалар әле: 1400 сум акча түләтәләр аннан.

Шулай да тынгысыз җаннар өметләрен өзеп, төшенкелеккә бирелеп утырмыйлар: мәчетне үз көчләре белән төзетергә дә риза булып, моның өчен җирле совет власте органнарыннан бары тик җир бүлеп бирүне сорап ялваруларын дәвам итәләр, җитәкчеләргә хат арты хат, мөрәҗәгать арты мөрәҗәгать юллыйлар. 1965 елның җәендә Бөгелмәдә шундый хатларның берсенә имза куйган меңнән артык кешене “кара исемлеккә” теркиләр, аларның эш урыннарында тикшерү арты тикшерү башлана, утлы табада кыздыралар үзләрен. Эш шуңа барып җитә ки, аларның хәтта балаларын, оныкларын комсомолдан, пионердан чыгаралар...

Халыкта “тамчы тама-тама ташны тишә” дигән әйтем бар. Бу очракка асылы бик туры килә ул әйтемнең. Шул ук 1965 елның көзендә Бөгелмәнең мөселманнар җәмгыяте, ниһаять, шәһәрнең Кызыл Бистә урамында (ул заманда аның татарча исемен белү дә юк, бары тик Краснослободская дип кенә атыйлар әле) җыелып намазлар уку, гыйбадәт кылу, мөселман йолаларын башкару өчен бер йорт сатып ала. Тагын ике елга сузылган интегүләрдән соң аны Казанда – ТАССР Министрлар Советы каршында эшләп килүче дин эшләре уполномоченныенда теркәтүгә ирешәләр. 

Менә шуннан соң инде Бөгелмә мөселманнарына да көн килә – алар бу Аллаһ йортында, үз гыйбадәтханәләрендә гамәл кылып, тиешле мөселман йолаларын курыкмыйча башкара, җәмәгать намазларын бер шикләнмичә укый ала башлыйлар.

Бөгелмә мәчетенең имамы итеп 1986 елда Сөләйман хәзрәт Зариповны билгелиләр. Дистә елдан артык имамлык иткән бу шәхеснең туган шәһәребездә Ислам чаткысының якты учакка әверелүендә, мөселман рухының яңаруында, күңелләргә-калебләргә иман нуры иңдерүдә, озын сүзнең кыскасы, өммәтебезгә динне кайтарудагы роле әйтеп бетергесез зур.

Шәригать кануннарын, Коръәни Кәримне, пәйгамбәребез Мөхәммәт (салаллаһу галәйһи вәссәламнең) хәдисләрен аңлату өчен Якшәмбе мәктәпләренең эшли башлавы бөтен Бөгелмә төбәге өчен бөркү-тынчу һавалы көндә искән саф җилләргә, озакка сузылган болытлы көннәрдә балкып чыккан якты  кояш нурына тиң була.

Безнең шәһәрдә генә түгел, ә тирә-юньдәге Баулы, Ютазы, Азнакай, Лениногорск  районнарында – җөмһүриятебезнең көньяк-көнчыгыш төбәгендәге шәһәрләрдә Аллаһ йортлары – яңа мәчетләр төзүдә башлап йөрүче кеше ул Сөләйман хәзрәт. Күп каршылыклар аша үтеп, халкыбызны дингә кайтаруда, Аллаһ юлына басарга теләүчеләргә анык кыйбла күрсәткән бу шәхескә шәһәр-райондашларыбыз әле дә рәхмәтле, йомышы төшеп, эше буенча Бөгелмәгә кунакка кайтуын зарыгып көтеп алалар...

Нәкъ менә аның тырышлыгы белән 1987 елда Бөгелмә җәмигъ мәчетенең беренче нигез ташы салына. Әлеге олуг тантанада мөфти Тәлгать әфәнде Таҗетдин да катнаша.

Бер уйласаң, озын-озакка сузылган, икенче яклап карасаң, бик тиз арада узып киткән өч ел вакыт эчендә Үзәк мәчет сафка да баса! Бу чор эчендә булачак мәчетнең проектын эшләтеп, раслатып алу, төзүчеләр, төзелеш материаллары табу, ярдәмчеләр, меценатлар җәлеп итү кебек әйтеп бетергесез матди һәм рухи көч, егәр сорый торган эшләр башкарыла...

Чишмә ерылып, юл ачылганны көтеп кенә торганнар диярсең, иман нурына сусаган күңелләр бу изге эштә катнашуны үзләренең бурычы дип саныйлар – мәчет, нигездә, бөгелмәлеләрнең хәер-сәдака акчасына, аларның матди ярдәме белән төзелә. 

Узган елларга күз салсаң һәм ул заман вәзгыятен бүгенгесе белән чагыштырсаң, шөкер итеп, сөенеп туймаслык! Бүгенге Үзәк мәчет, аерым мәхәлләнең нурлы йорты гына түгел, ә шәһәр һәм районда гөрләп эшләп торган башка мәчетләрнең маягы булып, Бөгелмә районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең төп нигезе дә булып тора. 

Шөкер, Ислам кайта, Ислам белән безгә иман кайта, җәмгыятьтә дингә булган мөнәсәбәт уңай якка үзгәрә. Хәзер инде, теге заманнардагы кебек, намаз укыган өчен битәрләгән кеше юк, киресенчә, балаларының динле, гыйлемле, инсафлы, акыллы булып үсүләрен теләп, әти-әниләре аларны җәйге-кышкы каникулларда шушы мәчетләрдә эшләүче ял иттерү һәм сәламәтләндерү лагерьларына бик теләп йөртәләр.  

Мәчеттә мәдрәсә, гарәп телен өйрәнү курслары эшли, хәзрәтләребез дә теләгән кешеләргә ярдәм итәбез дип кенә торалар. Мөхтәсибәт әһелләре шәһәр һәм районда татар телендә чыга торган вакытлы матбугат басмасы – “Бөгелмә авазы” газетасы белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр, җирле телевидение аша тапшырулар оештыралар һәм башка бихисап эшләр башкаралар. 

Ә дингә кайтырга теләүчеләр һәм Хак Тәгалә юлына баскан кешеләр хәзер, шөкер, күп инде. Җомга көннәрдә, Рамазан айларында тәравих намазларына, Ураза һәм Корбан гаетләренә килүчеләрнең мәчет залларына сыймаслык санда күп булулары нәкъ менә шул хакта сөйли түгелме? Халык диннең нигезендә әхлаклы имин тормыш, тыныч-тату гаиләгә өндәү, бер-береңә, төрле милләтләргә, төрле халыкларга хәерхаһлы караш һәм дустанә мөнәсәбәт, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше ятуын да, һәм рухи, һәм физик сафлык-чисталыкның да ни икәнен аңлый инде хәзер. 

Иң мөһиме, халык Исламның иман икәнен белә, ә иман ул өмет нуры дигән сүз. Нинди генә кыенлыкларга тарыса да, заман җилләре ничек кенә каккаласа-суккалаласа да, адәм баласын шул ӨМЕТ чаткысы яшәтә, алга дәшә ләбаса.   

  

Ләйсән МУЛИХОВА,

Бөгелмә шәһаре


Количество показов: 4444

Возврат к списку