Азан мәчет эчендә генә эйтелде

Азан мәчет эчендә  генә  эйтелде 26 Января 2011

Әгүзү билләхи минәш-шәйтаннир-раҗим. Бисмилләхир-рәхманир-рәхим.

Гәҗит битләрендә авылларда, шәһәрләрдә мәчетләр ачылу турында язмалар еш басыла. Әйе, динебез яңадан аякка басып килә.

Ә бит 1938-1939 елларда мөселман дине һәръяклап кыерсытылды, иман нуры чәчеп торучы мәчетләребезнең манаралары киселде.

Безнең Ургагар авылында да өч мәчет булган. 1905 елда, 1916 һәм 1924 елларда төзелгән бу мәчетләребезнең икесен 1916, 1924 елларда төзелгәннәренең манараларын кисеп ашлык саклау өчен кулланалар. Соңрак сүтеп, мәктәп бинасын зурайтып салалар. 1905 елда төзелгән мәчет бүгенге көнгә кадәр эшли.

1925 елга кадәр мәчетебездә мулла булмый. Бабайлар мәчеттән калмый. Биш вакыт намазны мәчеттә укыйлар. Шул елларда Гобәйдуллин Сибгатулла бабай авылдашларына дин сабаклары укыта. Шуннан соң муллалык вазифасын үз өстенә ала. Мулла булгач Сибгатулла бабайның атын, сыерын тартып алалар. Аннан соң да кыерсытулар бик күп була. Шулай да муллалыктан тукталмый, ун ел буена мулла булып тора. Ахыр чиктә өен алалар, авылдан куалар.

1905 елда салынган мәчетебезгә, иреклек заманына җиткәнче ниләр генә күрергә туры килми. Бүген ирексездән уйлап куям, 17 районга бер үзе калган мәчетебез авылыбызның горурлыгы түгелме соң?

1936 елдан 1937 елга кадәр Бикмулла бабай Гыйләҗев муллалык итә. Бернинди гаепсезгә яла ягып, Бикмулла бабайны ун елга хөкем итәләр. Шуның алты елын утырып, 1943 елда авылына әйләнеп кайта. 1943 елдан 1948 елга кадәр авылыбызда мулла булмый. Шулай да картлар мәчеткә йөриләр, гыйбәдәт кылалар.

1948 елда Бикмулла бабай, республика югары даирәләреннән рөхсәт кәгазе алып, Уфа шәһәренә дин буенча имтихан тотарга бара. Ул елларда мөселманнарның өченче съезды була. Анда катнашып Бикмулла бабай авыл мәчетендә муллалык итүгә указ алып кайта. 

Шулай итеп, ул 1948 елдан 1961 елга кадәр мәчеттә муллалык итә. 1961 елның маенда Бикмулла бабай вафат була һәм аның урынын авыл халкы тәкъдиме белән Рәхмәтулла Яруллинга тапшыралар.

Ләкин Рәхмәтулла бабайга күп эшләргә туры килми. 1963 елны коммунистлар аның эшенә каршы килеп, "биш елдан коммунизмга чыгабыз, безгә биш еллык мулла кирәкми, син яшь әле, башка җирдә эшли алырдай кеше", дип дин юлындагы хезмәтеннән ваз кичтерәләр.

Шуннан соң да мәчет өчен тыныч тормыш булмый. Мәчеткә йөрүчеләрне һәръяклап кимсетәләр, бер сәбәпсез аларга бәйләнеп, мәчетнең ишекләрен кадаклап, мөселманнарны кыерсыталар. Авыл картлары исә үзләренең диннәренә тугры калып, намазларын калдырмый мәчеткә йөриләр.

Ул елларда азанны манарага менеп эйтү тыелган, азан мәчет эчендә генә эйтелә. Рәхмәтулла бабай авыл картларын намазга чакырып, манарадан азан әйтү өчен көч куя. Шуның сәбәбендә үзенә байтак кына каршылыклар тудыра. Шундый авыр елларда да динебез өчен янып, көеп яшәгәннәр алар.

1976 елда Рәхмәтулла бабай Хаҗга барырга тели. Анда бару мәшәкатьләре аның өчен бик кыйммәткә тошә. Сәфәрен туктату өчен төрле юлларны файдаланалар. Өенэ килеп ике-өч тапкыр тентү оештырып, гаебен әзлиләр. Шулай да ул үзенең теләгенә ирешә: 1976 елда Хаҗга бара.

1980 елны авыл картлары мәчетне яңартырга дигән уйга киләләр. Нигезен таш белән тазартып, такта белән тышламакчы булалар. Моның өчен аларга 15 000 акча кирәк була. Мәчеткә ул кадәр акча каян килсен!? Рәхмәтулла бабай ярдәм сорап Казанга бара. Ләкин ул елларда мәчеткә булышырга теләүчеләр юк шул. Ул Казанда яшәүче Ургагар авылы кешеләренә мөрәҗәгать итеп карый. Якташлар тиз арада акча җыеп бирәләр. Шулай итеп мәчет бинасы яңартыла.

Рәхмәтулла бабай дингә искиткеч бай кеше иде. Аның акыл, тел байлыгы күпләрне сокландыргандыр. Рәхмәтулла бабай яныннан тиз генә аерылып китеп булмый. Ул авыл халкын игелеккә, ата-ананы, олыларны хөрмәт итәргә өндәде. Дәүләтебез, динебез хәрвакыт нык булсын өчен тырышып хезмәт итте.

Рәхмәтулла бабай 20 елдан артык мулла вазыйфасын башкарганнан соң вафат булды. 1986 елда аның урынына Бикмулла бабай улы Әнвәр абый Гыйләҗев кала. Әнвәр абый әтисенең эшен намус белән башкара.

Ул 1990 елда Уфада үткәрелгән ислам диненең 1100 еллыгына чакырыла. 1991 елда Уфа шәһәрендә үткәрелгән мөселманнарның 4 съездында катнаша. 2007 елга кадәр Әнвәр абый мулла булып эшләде. Ул картаю сәбәпле аның урынына Нурулла абый Фаттаховны куйдылар.

Мәчетебезнең 100 еллыгын бик зурлап уздырдылар. Бик күп кунаклар килгән иде. Шулай үк Госман хәзрәт Исхакый да килгән иде. Анын әнисе Рәшидә абыстай да бар иде.

Быел мәчетебезгә 105 еллыгы. Шул дәвердә бер дә туктамыйча һәр көн биш вакыт намаз укылып килә. Рамазан айларында тәрәвих укучы бабайларны тыңлап торсаң, үзеннэн үзе күңел йомшара.

Менә шундый инде безнең мәчетебез тарихы! Киләчәктә дә шулай булсын иде. Мәчетләребезне беркайчан да ташламыйк иде! Анда йөрүләр дәвам ителсен иде!  


Ильнур ГАЙФУЛЛИН



Количество показов: 4000

Возврат к списку